ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2019 ел
сишәмбе

1 февраль көнне Теләче җирлекара китапханәсендә  якташыбыз язучы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фатих Хөснинең тууына 111 ел тулуга багышланган, "Фатих Хөсни – татар әдәбиятенең якты йолдызы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә язучының тормышы һәм иҗаты турында материаллар, китаплар тәкъдим ителде. Фатыйх Хөсни кеше психологиясен яхшы белүче, мастер-новеллист буларак танылган. Аның танылган повестьлары  – «Йөзек кашы», (1942), «Җәй башы», (1951), «Авыл өстендә йолдызлар», (1955); «Җәяүле кеше сукмагы», (1959); «Утызынчы ел», (1963); «Еллар һәм юллар», (1956), «Бертуган Таһировлар», (1965).

2018 елның 30 гыйнварында ЮгарыКибәхуҗа авылында урнашкан гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече гаиләләрнең социаль имин булмаган дәрәҗәсен киметү һәм халыкның иң кискен һәм социаль әһәмиятле проблемаларын хәл итү максатыннан чираттагы консультатив көн үткәрде. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү хокукына бәйле мәсьәләләр, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль хезмәт күрсәтү тәртибе һәм шартлары, социаль ярдәм күрсәтү чараларын алу тәртибе турында мәгълүмат бирде. Шулай ук участок социаль хезмәте белгече мөмкинлекләре  чикләнгән балалар һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә булды. Бу гаиләләргә социаль проблемаларын хәл итүдә ярдәм күрсәтелде. Халыкка өстәмә рәвештә буклетлар һәм мәгълүмати материаллар бирелде.

Сегодня в Министерстве сельского хозяйства и продовольствия Республики Татарстан состоялся ХIX съезд Ассоциации фермеров, крестьянских подворий и сельскохозяйственных потребительских кооперативов Татарстана с участием 177 делегатов из всех муниципальных районов республики.

Открыл мероприятие председатель Ассоциации фермеров Камияр Байтемиров. В своем докладе он отметил, что меры господдержки позволяют фермерам развиваться и наращивать объемы производства продукции. За последние 7 лет на грантовую поддержку в АПК республики направлено свыше 2,6 млрд рублей: начинающим КФХ- 975 млн. рублей, семейным животноводческим фермам - 1 145 млн. рублей, сельскохозяйственным потребкооперативам - 526,6 млн. рублей

Шул уңайдан 31гыйнвардан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Һөнәр - ул кешенең төп эше, шөгыле, хезмәт эшчәнлеге” дигән күргәзмә эшли. Күргәзмә ике бүлектән тора: “Киләчәк – эшче көчләр кулында”, “Татар язучылары һөнәр ияләре турында”. Күргәзмәдә һөнәрләр дөньясы, һөнәрләр тарихы турында файдалы мәгълүмат тупланган китаплар һәм мәкаләләр урын алган.

Анда районның төрле мәктәпләреннән вожатыйлар катнашты. Уңган, сәләтле, позитив укучылар балалар коллективы белән идарә итүләрен күрсәтте. Иске Җөри урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Мортазина Гөлфия “Иң энергияле вожатый» номинациясендә җиңү яулады. Чын күңелдән котлыйбыз!

Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы балаларны рухи яктан бай, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Алар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе – уеннар.  Ул нәниләргә шатлык китерә,  өлгерлек, җитезлек, кыюлык, тапкырлык кебек матур сыфатлар тәрбияли дөньяны танып белергә өйрәтә. Безнең Шәдке балалар бакчасында да балалар  төрле сюжетлы-ролле уеннарны бик яратып уйныйлар.

В 2019 году общий объём средств, предусмотренный Минсельхозом России на развитие малых форм хозяйствования, составит 15,3 млрд рублей, что почти на 40% больше, чем в прошлом году (11 млрд рублей).

По предварительной информации регионов, получателями средств господдержки в текущем году станут порядка 3200 крестьянских (фермерских) хозяйств и сельхозкооперативов.

Сегодня герой нашей рубрики Калимуллин Рифкат Калимуллович. Родился он 5 апреля 1927 г. в селе Бурундуки Кайбицкого района Татарстана. С детства смышлёный мальчишка удивлял односельчан - то часы починит, то соберет мотор для аэросаней. Объясняли тем, что и отец у Рифката - мастер, каких поискать.

         2019 елның 31 гыйнварында Теләче чаңгы базасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының кышкы фестивале кысаларында Теләче муниципаль районы гомуми белем бирү мәктәпләренең 1-11 сыйныф укучылары арасында "ТАССРның 100 еллыгына" багышланган чаңгы ярышлары узды. Барлыгы 13 мәктәптән 112 укучы катнашты.

Мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерү өчен иң нәтиҗәле урын булып гаилә тора. Шул ук вакытта гаилә үзе дә катлаулы система. Әти-әни үсештә тайпылышлар булган баланы кабул итәргә һәм системалы рәвештә эшли башларга тиеш. Гаилә системасы яңа эш дәрәҗәсенә чыгарга, теләсә кайсы система өчен табигый каршылыкны җиңәргә, үз үсешенең яңа таләпләре нигезендә үзгәрергә тиеш. Гаиләнең үзенә ярдәм итү һәм аны реабилитацияләү момкинлекләре чикле баланы аеруча нәтиҗәле социальләштерергә мөмкинлек бирә. Тормыш шартларын яхшырту перспективаларын билгеләү, үз чиратында, гаиләгә иҗтимагый тормыштан төшеп калмаска һәм аеруча файдалы һәм кирәкле булырга мөмкинлек бирәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International