ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Безнең авыл чишмәләргә бай. Бу чишмәләр белән безнең авыл халкының күп кенә гореф-гадәтләре һәм традицияләре бәйле. Һәр чишмәнең үз тарихы бар. Һәм алар һәрберсе үзенчә кызыклы һәм бай. Бу эшләр белән без туган авылыбызның тарихын саклыйбыз.

Муниципаль дәрәҗәдә   белем бирү сыйфатын бәяләүгә нигезләнеп , Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең 3-4 сыйныф  укучылары, районыбызның башка мәктәпләре белән беррәттән, әдәби укудан мониторинг үтә. Укыту- тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Н.Н.Әхмәтҗанова мониторингның тиешле дәрәҗәдә үтүенә контрольлек итә.

 

 

Мәгарифне модернизацияләүнең яңа этабында тәрбия һәм белем бирүнең сыйфатын күтәрү педагогик берләшмәләр алында торган бурычларның берсе. Педагоглар арасында педагогик хезмәттәшлекнең бик күп формалары бар. Шуларның берсе булып тәҗрибә уртаклашу тора. Бу атнада үзенең эш тәҗрибәләре белән,нәфис-нәфәссати белем белү өлкәсе буенча, 1 категорияле тәрбиячеләр Дәүләтшина Р.Н. һәм Насибуллина Л.Ш., педагог-психолог Хәбирова Ф.Ф.бүлеште. 2 кечкенәләр төркеме балалары пластилиннан кар бабай әвәләсә, зурлар төркеме балалары чып-чын әкият геройларын ясадылар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары пыяла мольбертларда чәчәкле аланны сурәтләделәр. Шөгыль барышында тәрбиячеләр күрсәтмә һәм дидактик материаллар, техник чаралардан файдаландылар. Әлеге чаралар балаларга теге яки бу эшне аңлаешлы итеп аңлатырга һәм күрсәтергә ярдәм итә.

Безнең Теләче 2нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ел саен Яр Чаллы шәһәренең яшьләр иҗат үзәгендә үткәрелә торган "Беренче адымнар" региональ конкурсында катнашып, бию һәм җыр башкару да беренче адымнарын ясыйлар. Быел да алар музыка җитәкчесе Рафикова Л. А. җитәкчелегендә бик матур шаян татар халык биюен өйрәнеп, яхшы бәя алдылар - бакчабызның “Кояшкай” бию коллективы 3 дәрәҗә Лауреат булды. Шулай ук безнең мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбияләнүчесе вокал - соло номинациясендә 1 дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Тәрбияләнүчеләребезне һәм аларның җитәкчесен котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.

Сәламәтлек кешегә бер тапкыр һәм гомергә бирелә.Аны кеше гомере буе сакларга һәм кайгыртырга тиеш аны саклау һәм кайгырту – һәрбербезнең бурычы. 

Һәр эти-әни баласын сәламәт күрергә тели.Баланың сәламәтлегенә исә кечкендән үк игътибар бирү мөхим.Шул максаттан бүген, ягъни, 31январь көнне Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында балалар табиблары Исмәгыйлова Р.М., Шакирова Л.М., күз табибы Зуфарова Л.Р.,невролог табибы Ихсанов А.А. елга бер тапкыр үткәрелә торган профилактик табиб күзәтүе уздырдылар. Шәфкат туташлары балалардан гомуми анализ алдылар, ЭКГ ясадылар һәм балаларның гомуми сәламәтлекләрен карадылар.

2019 ел  - Россиядә Театр елы уңаеннан, Теләче урта мәктәбендә төрле чаралар башланып китте.  30 нчы  гыйнвар көнне  башлангыч сыйныф укучылары    Каюм Насыйри әсәре буенча “Саламторхан маҗаралары” дигән әкият сәхнәләштерде. Яшь артистларыбыз беренче чыгышлары белән мәктәбебезнең 1 нче сыйныф укучыларын сөендерде. Тамашачылар  аларны көчле алкышларга күмде.

Уеннар аша бала дөньяны танып белергә, матур сөйләшергә өйрәнә, үзен “зурлар тормышына ” әзерли.

 Теләче3 нче номерлы балалар бакчасында  балалар сюжетлы-рольле уеннарны уйнарга  бик яраталар. Балалар бигрәк тә яратып “Шифаханә” сюжетлы-рольле уенын уйныйлар.Алар уенчык җәнлекләрне, курчакларны, тәрбияче һәм тәрбияче ярдәмчесен дәвалыйлар. Медицина наборы ярдәмендә авыртучыны тыңлап карыйлар, температурасын үлчиләр, укол ясыйлар. Шушы уен аша балалар табибка барырга курыкмаска кирәклеген аңлыйлар.

30 января делегация Министерства сельского хозяйства и продовольствия РТ во главе с руководителем Маратом Ахметовым посетила исследовательские лаборатории Казанского университета для определения потенциальных партнерских проектов между университетом и министерством.

2019 нчыелның 16 февралендә Әбде авыл җирлегенең авыл җыены булып узды. ҖыендаТеләче муниципаль районы башлыгы Зарипов И.Ф., Татарстан Респуликасы Госсовет депутаты Садыкова Р.Г., район, оешма җитәкчеләре катнашты. Җыен Әбде авыл җирлеге үзешчәннәре, мәктәп катнашында концерт белән башланды. Әбде авыл җирлеге башлыгы, җитәкчеләр 2018 елга эшләгән эшләренә отчет ясадылар.  

2019 елның 3 гыйнвар   көннендә Үзәк бистәсендә  яшәүче тыл  ветераны  Сафиулов Ривкат Сафиулла улына  90 яшь тулды. Шул уңайдан Ривкат абыйга Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зариповның тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Үзәк  авыл җирлеге башлыгы  исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International