ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2019 ел
җомга

Теләче районы данын Шәтке, Теләче урта мәктәбе кызларыннан торган ике команда яклады. Тренер-укытучылар: Габделхаев Р.Х., Зәкиев Ә.Х.

 Барлыгы 14 команда катнашкан әлеге ярышларда Шәтке мәктәбе кызлары командасы 2 урынны яулады.   1 урында – Кукмара, 3 урында – Кенәр командалары.

Призлы урын яулаган командаларга медаль, дипломнар тапшырылды.

Теләче муниципаль районының 1 нче номерлы балалар бакчасында әнә шундый исем астында акция оештырылды. Чараның максаты - балаларда туган якта кышлаучы кошлар тормышы турында күзаллауны киңәйтү. Кышын кошларны нәрсә белән ашатырга була һәм кайсы  төрләре тукландыруга аеруча мохтаҗ, аларның урнашу урыны һәм үз-үзеңне тоту үзенчәлекләре турында балалар шөгыльләр, әңгәмәләр кысаларында өйрәнделәр. Танып белү процессын үстерү һәм кышлаучы кошларны алга таба күзәтү максаты белән балалар бакчасында җимлекләр конкурсы игълан ителде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар ата-аналары белән бергә, пластик шешәләрне, катыргы тартмаларны һәм агач конструкцияләрне кулланып, җимлекләр ясадылар. Акциядә катнашучыларның иҗади якын килүен һәм талантын балалар бакчасы администрациясе югары билгеләп үтте . Бу чараларның барысы да бер зур максат  белән эшләнә– табигатькә мәхәббәт тәрбияләү. Балалар кышын да кошларга ярдәм итәргә кирәклеген аңларга өйрәнә. Педагоглар белән бергә балалар җимлекләрне элделәр. Хәзер балалар үзләренең җимлекләрен көн дә тикшереп, чистартып, җимнәр өстәп тораячаклар.

2018-2019 нчы уку елының иң озын чиреге-  III чирек башланды. Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучылары озын кышкы канкуллардан соң бик теләп белем алуга керештеләр.Уку чиреге уңышлы үтсен!

Балалар иҗат үзәгендә “Сюрприз” бию коллективы балалары өчен төрле мавыктыргыч уеннар, лотерея уены һәм дискотека оештырылды. Барлык балалар бик теләп килделәр, уеннарда кумәк катнаштылар. Бик матур итеп биеделәр, күңел ачтылар. Балалар бик шат калдылар.

Бу ялларда укучылар, мәктәптә оештырылган төрле чараларда , бәйгеләрдә катнашып, рәхәтләнеп ял иттеләр.Сыйныф җитәкчеләре белән бергә чаңгыда, тимераякта күмәк шуу балаларга бигрәк ошады. Кайбер укучылар республика олимпиадаларына, ә кемнәрдер булачак БДИларга ныклап әзерләнде. Балалар шулай ук тимурчылык эшен дә онытмадылар:ялгыз өлкәннәргә кар көрәргә ярдәм иттеләр.  

    Бүген мәктәп укучылары өчен иң озын өченче чирек башланды.

Хәерле сәгатьтә!

Бәйрәм чарасы җыр – биюләр, күңелле уеннар белән үрелеп барды. Яңа елның күрке - Кыш бабайлар белән Кар кызлары да авылдашларын котлап, ихлас теләкләрен җиткерделәр.

Китапханәчеләр яңа ел бәйрәменә җаваплы әзерләнделәр. Яңа ел программасын авыл үзешчәннәре дәвам итте. Тамашачылар өчен төрле кызыклы уеннар оештырылды.


10
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бу бәйрәмдә катнашучы балалар төрле әкият геройлары булып киенеп, һәрберсе үзенең ролен башкарды. Бәйрәмдә кызыклы уеннар уйналды, балаларга бүләкләр тапшырылды. Һәр бала бәйрәмнән кәнагать булып, укырга яңа китап алып өйләренә таралды.

Китап яратучылар өчен китапханәләргә килеп, матур әдәбият белән танышу үзе бәйрәм. Яңа 2019 нчы елга аяк баскач, Урта Мишә авыл китапханәсендә,  иң өлгер китап укучылар  булып Сафиуллин Ильмир белән Сагдиев Салаватлар китапханә елъязмасына кереп калды. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Соңыннан балалар уеннар уйнадылар. Без төрле конкурслар оештырдык һәм ахырда «Ангелочек» һәм "Яңа ел кар бөртекләре" кул эшләнмәләре ясау буенча мастер-класс үткәрдек.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International