Бу ялларны кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан Иске Җөри авылы китапханәсе балалар өчен кызыклы чаралар үткәрде. 6 гыйнвар көнне китапханәче Гильмутдинова Р. Гильмутдинова Мәликә гаиләсенә тәрбиягә алынган балаларны китапханәгә чакырды. Алар өчен китапханәдә "Тылсымлы кышкы әкиятләр" исемле күргәзмә оештырып, күзәтү үткәрелде. "Без кайсы әкияттән?" дип исемләнгән әдәби викторинада катнашып, балалар төрле әкият геройларын таптылар.Ахырдан балаларга тәм томнар һәм бүләкләр бирелде.
Бәйрәм төрле күңелле уеннар, конкурслар, биюләр, җырлар, кызыклы тамашалар белән үрелеп барды. Конкурсларда катнашучылар истәлекле бүләкләр алдылар.
Әлеге күргәзмә китап яратучы балаларга яңа ел кәефе булдырырга, ә китаплар уку кышкы каникулларны онытылмаслык итеп уздырырга ярдәм итәчәк. Барыгыз да тылсымлы уку дөньясына кушылыгыз, яңа елны китаплар белән башлагыз!
Айдар авыл китапханәсендә, терроризмга каршы эш алып бару буенча, яңа ел бәйрәмнәрен үткәрү чорында «Терроризмга каршы бергәләп» дип исемләнгән буклетлар таратылды. Буклетта теракт янаганда ашыгыч рәвештә җавап бирү өчен телефон номерлары, шартлаткыч җайланмага тап булганда нәрсә эшләргә һәм бу ситуациядә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында мәгълүмат җиткерелде.
Алар арасында язучы Факил Сафин аеруча үзенчәлекле урын алып тора. Ул кеше язмышына аеруча тирән үтеп керә, вакыт сулышын тоя, татар халкы алдында торган проблемаларны күтәрә.
3 гыйнвар көнне, Айдар авылы китапханәсендә татар язучысы Факил Сафинның тууына 65 ел тулу уңаеннан, «Еллар сыйган мизгелләр» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. Иҗатына күзәтү үткәрелде. Китапханәгә килүчеләр язучының китапларын өйгә яздырып алдылар.
“Сезнең өчен, балалар!” дип исемләнгән чарада балаларга яңа елга багышланган викторина тәкъдим ителде. Барлык әзерләнгән сорау һәм биремнәргә балалар җиңел һәм төгәл җавап бирделәр, әдәби һәм спорт уеннарында да бик теләп катнаштылар.
Ә китапханәдә яңа китаплар-ул һәрвакыт кечкенә бәйрәм! 4 январь көнне китапханәче яшь китап укучылар өчен «Яңа елга яңа китап белән " дигән библиофреш үткәрде һәм хәзерге заман авторларының төрле яңа китапларын укучыларыбызга тәкъдим итте.
Бу китапханә системасы эшчәнлегендә мөһим юнәлеш. Бу юнәлеш китапханәгә мәгълүмат алу мөмкинлеге булмаган гражданнарның социаль яктан якланмаган категорияләренә китапханә хезмәтләрен яшәү урынына якынайта һәм китапханә турында мәгълүмат җиткерә. 2019 елда Айдар авыл китапханәсендә, өйгә хезмәт күрсәтү буенча беренче китап укучылар - Закировлар гаиләсе булды.
Бәйрәмдә балаларны Кыш бабай белән Кар кызы, яраткан әкият геройлары тәбрикләде. Балалар театральләштерелгән бәйрәм тамашасына, төрле уен-конкурсларга, викториналарга бик теләп катнаштылар. Бәйрәм җыр-бию, шигырьләр белән үрелеп барды.
Күргәзмәдә Д. Гайнетдинованың китаплары һәм язучы иҗаты буенча альбом тәкъдим ителде.