ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2019 ел
җомга

Күкчә авылы китапханәсендә китапханәче Сәләхова Илсөяр Фәрит кызы һәм клуб мөдире Җәмәлетдинова Ризидә Рәүф кызы “Син музейлар турында беләсенме?”- дип исемләнгән башваткыч үткәрделәр. Башваткычта “Тылсымлы сүзләр” берләшмәсенә йөрүче балалар катнашты.

Яңа ел ул чын могҗиза.  4 январь көнне Максабаш авылы мәдәният йортында да  балалар очен шушындый сихри бәйрәм чарасы уздырылды. Балалар төрле конкурсларда катнашып бүләкләр алдылар, җырладылар һәм биеделәр. Аларның йөзләрендә кояш балкыды. Барысы да бик канәгать  һәм шат иделәр.

Кеше һәм җәмгыять тормышында фән, һөнәрләр һәм аларның әһәмияте турында күзаллауларны формалаштыруга ярдәм итү өчен Күкчә авылы китапханәчесе "Тылсымлы сүзләр" балалар берләшмәсе әгъзалары белән "Фәннәр иленә сәяхәт"дигән темага әңгәмә үткәрде.

Кышкы каникул вакытында Ямбулат авылы китапханәчесе Шакурова Г.М балалар белән "Кышкы саф  һава - тәнгә дәва" дигән кышкы табигатькә сәяхәт үткәрде.
  Укучылар сәламәт яшәү зарурлыгын аңлауга ирешү йөзеннән, кышкы табигатькә чыктылар, тауда чана - чаңгы шудылар, алар төрле кызыклы уеннар уйнадылар, саф һава суладылар. Сәяхәт барысына да бик ошады. 

 

Һәр кеше Яңа елны  түземсезлек белән көтә, ниндидер могҗизага өметләнә. 29 декабрь көнне Иске Җөри  авылы китапханәсендә  Яңа ел кичәсе үткәрелде.  Бәйрәмнең төп кунаклары Кыш бабай белән убырлы укучылар белән бергә күңел ачтылар, чыршы  әйләнәсендә  җырлар җырладылар, төрле ярышларда катнашып бүләкләр алдылар. Лотерея уйнату, күңелле дискотека укучыларның күңеленә хуш килде, һәркем күтәренке рух белән өйләренә таралды.

Бәйрәмдә барлык балалар әти әниләре белән бергәләп бәйрәм кичәсендә күңел ачтылар. Чыршы әйләнәсендә җыр җырлап әйләнделәр, биеделәр, җырладылар, шигырьләрен сөйләделәр һәм уеннар уйнадылар. Кыш бабай белән Кар кызы барлык балаларга да бүләкләр өләште. Бәйрәмгә килгән кунакларны кайнар коймак һәм плов белән сыйладык.

Татар  әдәбияты классигы, атаклы драматург, публицист һәм күренекле җәмагать эшлеклесе Галиәсгар Камалның тууына 140 ел тулу уңаеннан, Иске Җөри авылы китапханәсендә “Татар театр сәнгатенә нигез салучы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Әлеге күргәзмәдә драматургның куп кенә китаплары урын алды. Китапханәгә  килгән укучылар белән  күргәзмәгә күзәтү ясалды.

Кышкы каникуллар артта калды. Теләче урта мәктәбе укучылары, сәламәтлекләрен ныгытып укырга килделәр. Каникулдан  соң укый башлауның  авырлыгын истә тотып, информатика укытучысы  Ф.Ф. Гаптрахманов  дәресләрне кызыклы  һәм эчтәлекле итеп  укытырга тырыша. Балаларның каникулдан соң укуга кереп китү үзенчәлекләрен  социаль – педагог  Ф.Х. Шамиева өйрәнә.

Бу чара барышында балалар белән кышкы матурлык турында әӊгәмә үткәрелде, кыш турында табышмаклар, мәкальләр искә төшерелде. Балалар үзләренеӊ рәсемнәрендә кышкы матурлыкны тасвирладылар. Конкурста катнашучылар призлар белән бүләкләнде.

Әлеге күргәзмәдә язучының куп кенә китаплары урын алды. Күргәзмәнең төп максаты язучы турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат бирү. Китапханәгә  килгән укучылар белән  күргәзмәгә күзәтү ясалды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International