Әлеге викторина ярдәмендә без китап укучыларны Раштуа тарихына, аның традицияләренә һәм гореф-гадәтләренә җәлеп итәргә тырыштык. Ә андагы кызыклы сораулар балаларның танып-белү һәм коммуникатив күнекмәләрен үстерергә ярдәм итәр дип ышанабыз.
Бажов әкиятләре буенча уеннар үткәреп без китап укучыларның туган як әдәбияты турында күзаллауларын киңәйтергә, балаларны авторның укылган әсәрләре буенча иҗади - эмоциональ эшчәнлеккә тартырга тырыштык. Шулай ук П. Бажовның тормыш юлы белән таныштырылды һәм «Малахитовая шкатулка» җыентыгындагы хикәятләрен тагын бер кат укып чыгарга тәкъдим ителде.
Бу күңелле кичәдә авылдашларыбыз гына түгел, читтә яшәүчеләр дә катнашты. 31 декабрьда "Яңа ел тамашасы" исемле яна елны каршылау кичәсе булып үтте.
Балаларга 140 билет әзерләнгән иде, барсы да сатылып беткән. Билетларның һәрберсе отышлы булган.
Китапханәче шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен кычкырып укыдылар.
Призлы урын алучы балаларга күчтәнәчләр бирелгән.
Балалар бик күңелле итеп чыршы әйләнделәр, җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Кыш бабай үзенең бүләкләрен өләште. Бер кем дә бәйрәмнән бүләксез кайтып китмәде.
Быел милли көрәш буенча республиканың спорт остасы, атказанган терлекчесе, районыбызның Олы Мишә авылында гомер иткән, үзеннән соң бер дигән көрәшче балалар, оныклар калдырган Наил ага Хәмидуллин призына (хәзер исә истәлегенә) милли көрәш буенча ир-егетләр арасында район беренчелеге үткәрелә башлаганга 26 ел тулды.
8 гыйнвар көнне “Батыр” спорт комплексында әлеге мәртәбәле бәйгенең нәкъ 26 сы үтте. Көрәш ярышын ачу тантанасында Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Хамидуллин Илнур Хаҗинур улы, ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы тхеквандо федерациясе президенты Айбятов Рамил Тәлгат улы һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты.
Көрәш бәйгесендә районыбызның Олы Мәтәскә, Югары Кибәхуҗа, Теләче, Иске Җөри, Баландыш, Олы Мишә, Шәтке авыл җирлекләреннән һәм Биектау, Саба, Кукмара районнарыннан җәмгысы 60 көрәшче көч сынашты. Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.