Алар уйнаган Әмир Камалиевның “Йөрәк гафу итәрме” исемле драмасын тамашачы көчле алкышларга күмелеп каршы алды.
“Балачак” курчак театрының кечкенә төркем артистлары тамашачыларга “Сертотмас үрдәк” әкиятен күрсәттеләр.Бәйрәмдә балалар әкият геройлары, Кыш бабай белән очраштылар. Матур шигырьләр сөйләп , җырлар җырлап, чыршы тирәли Кыш бабай белән әйлән-бәйлән уйнап бәйрәмне күңелле уздырдылар.Тамашаның иң күңелле мизгеле лоторея уены да бик мавыктыргыч булды.Мәдәният йорты режиссеры Илсур Низамов,техник персонал Райлә Зиннатова, газ котельнясына ягучы оператор Ильмир Мингазов ,китапханәче Гөлназ Махмутова ,мәдәният йорты директоры Фәнил Миннекаев тамашаның төп спонсорлары булдылар.
Концертта Әбде, Шармыш һәм Ачы авыл үзешчәннәре катнашты.
Әлеге бәйрәмдә балалар “Өч дуңгыз әкиятен” сәхнәлештерделәр. Кыш бабай балаларга күп бүләкләр таратты.
Әлеге чарада төрле уеннар, табышмаклар, сынамышлар әйтелде.Бәйрәмнән барлык катнашучылар да канәгать калды.
Артистларның чыгышы тамашачыга бик ошады һәм кайнар алкышларга күмелде.
Әлеге концертта Әбри Хәбриев пародияләр, кызыклы шигырьәр, матур җырлар башкарды.
Кичәдә авыл балалары белән бергә шәһәрдән кунака кайткан балалар да булды. Дискотека уеннар белән үрелеп барды. Балалар кичәдән бик кәнәгать калдылар.
Тамашаны карарга Баландыш авыл халкы гына түгел, ә күрше тирә авыл һәм район халкы да килде. Тамашада төрле җәнлекләр катнашты. Кыш бабай һәм кар кызлары мәйданга аэрочанада килеп халыкны гына түгел, ә район һәм каладан килгән кунакларны да шаккатырды. Бәйрәм җыр, бию, уеннар белән үрелеп барды һәм бәйрәм салюты белән дәвам итте.