ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Театральләштерү тамашасы музыкаль номерлар белән үрелеп барган. Авыл мәдәният йорты солистлары һәм иҗат коллективлары башкаруында концерт номерлары тәкъдим ителде. Катнашучыларның һәр чыгышына да кайнар алкышлар яңгырады.

Бу көнне иң тәмле сыйларны әзерлиләр, бер табын артына җыелалар, кунаклар килә, котлаулар яңгырый, бүләкләр тапшырыла.Үзәк мәдәният йорты хезмәткәрләре  дә бу олы бәйрәмнән читтә калмыйча күңелле итеп бәйрәм иткәннәр.

Чара  кар тавында шуу белән башланды, анда бистә яшьләре чаналы узышлар, карлы уеннар оештырдылар. Аннан соң чара чыршы янындагы клубта дәвам итте. Өлкән яшьтәге халык белән төрле күңел ачу уеннары һәм конкурслар үткәрелде. Бу бәйрәм кичәсендә аларның яшьлеге җырлары яңгырады һәм "Алтылы", "Капкалы" һ.б. уеннар уйнатылды

Яңа елда  лотерея уйнату-балалар өчен күңел ачарга яхшы сәбәп. Үзенчәлекле бүләкләр алырга барысы да хыяллана. 4 январь көнне Айдар мәдәният йортында балалар өчен "Барсы да бүләкле лотерея" уены үткәрелде. Әлеге чара,чыршы тирәли традицион әйлән-бәйлән, яңа ел шигырьләрен укудан башка булмады. Барлык катнашучылар да күтәренке кәеф белән таралыштылар. Залда бер генә бала да бүләксез калмады.

Балаларны Кыш Бабай, Кар Кызы һәм башка әкият персонажлары күңел ачтырды. Кыш Бабай һәм Кар кызы балалар белән әйлән-бәйлән уйнады, җырлар җырладылар, биеделәр, төрле уеннар уйнадылар,табышмаклар чиштеләр. Балалар һәм өлкәннәр актив рәвештә уенга керделәр, Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр. Әлбәттә,Кыш Бабайдан бүләкләр алу балалар өчен зур сюрприз булды. Барысы да канәгать калды һәм йөзләрендә елмаю белән таралыштылар.

30 декабрь көнне балмаскрад, 31 декабрь көнне ял ел концерты, 1 январь көнне авыл хуҗалыгы университеты тстудентлары  катнашында “Йөрәк гафу итәрме” дип исемләнгән спектакль, 3 январь көнне балалар өчен күңелле уеннар белән бәйрәм чарасы үткәрелгән.

Театральләштерү тамашасы музыкаль номерлар белән үрелеп барды.Халык күргәннәрне зур кызыксыну белән кабул итте, барлык тамашаларны көчле алкышларга күмде. Авыл мәдәният йорты солистлары һәм иҗат коллективлары башкаруында концерт номерлары тәкъдим ителде. Катнашучыларның һәр чыгышына да кайнар алкышлар яңгырады. Авыл халкы һәм кунаклар өчен бәйрәм дискотекасы оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International