ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бәйрәм кичәсе балалар катнашында  әкият, мәзәкләр, күңелле конкурслар, биюләр һәм чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнү белән үрелеп барган.

Балаларның кышкы ялларына туры килгән бу бәйрәмне күңелле , истә калырлык итеп оештыру максатыннан, 5 январь көнне Урта Мишә авыл клубында “Хуш киләсең, Яңа ел!”-дигән исем астында балалар өчен чыршы бәйрәме уздырды. Бәйрәм төрле кызыклы уеннар һәм җыр-бию программасы белән үреп алып барылды. Соңыннан балаларга истәлекле бүләкләр һәм күчтәнәчләр таратылды.

Кышкы каникулларда Теләче урта мәктәбе укучылары  Кыш бабай һәм Кар кызы белән Яңа ел елкасы тирәсендә күңелле уеннар уйнадылар. Елка тирәсендә күнел ачу барсына да ошады. Соныннан балалар  мәктәп ашханәсендә  коймак белән чәй эчтеләр. Кышкы каникуллар  бик күңелле үтә.

“Балачак” курчак театрының кечкенә төркем артистлары тамашачыларга “Сертотмас үрдәк” әкиятен күрсәттеләр.Бәйрәмдә  балалар әкият геройлары, Кыш бабай белән очраштылар. Матур шигырьләр сөйләп , җырлар җырлап, чыршы тирәли Кыш бабай белән әйлән-бәйлән уйнап бәйрәмне  күңелле уздырдылар.Тамашаның иң күңелле мизгеле лоторея уены да бик мавыктыргыч булды.Мәдәният йорты режиссеры  Илсур Низамов,техник персонал Райлә Зиннатова, газ котельнясына ягучы оператор Ильмир Мингазов мәдәният йорты директоры Фәнил Миннекаев тамашаның  төп спонсорлары булдылар. 

Бәйрәм кичәсе балалар катнашында  әкият, мәзәкләр, күңелле конкурслар, биюләр һәм чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнү белән үрелеп барган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International