ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Кичәдә Алан ширкәте директоры Фәсхетдинов Хәбир Нуретдин улы һәм Алан авылы җирлеүзидарә башлыгы Хазиев Әхмәт Габделгазиз улы да катнашты. Алар авылдашларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Кичә җыр, бию, уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәмнең концерт өлеше тәмамлангач, лоторея уены булып үтте. Кичәне дискотека тәмамлады.

Чара барышында кызыклы уеннар уйналды. Катнашучылар арасында төрле яшь кешеләренең бердәм булып уйнауларын күрү күңелле булды. Килгән кунаклар алда булачак шундый уеннар турында хәбәр көтәчәкләрен әйтеп таралыштылар.

Шуны исәптә тотып, 5 гыйнвар көнне Күкчә авылы клубында, китапханә белән берлектә, балалар өчен “Сагынып көттек ел буе...” дип исемләнгән бал-маскарад булып узды. Чара барышында кызыклы уеннар уйналды, балалар Кыш бабай белән Кар кызына шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Бал-маскарад өчен дип махсус төрле костюмнарга киенеп килгән балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәм кичәсе балалар катнашында  әкият, мәзәкләр, күңелле конкурслар, биюләр һәм чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнү белән үрелеп барган.

                                                              

3 январь көнне Олы Мәтәскә авыл мәдәният йортында өлкән яшьтәге  һәм урта буын  авылдашлары өчен  “Кичке уен” дип исемләнгән күңел ачу чарасы үткән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International