Рус мәдәниятендә (фольклорда да, сәнгать әсәрләрендә дә) ришвәтчелек темасы бик күп мәгънәгә ия. Бер генә рус язучысы да бу теманы читләтеп үтми.
Ачы авыл китапханәсендә "Скажем коррупции нет " дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, "Коррупция в литературных произведениях" дип исемләнгән күргәзмәдә бөек язучыларның китаплары урын алды. Китап күргәзмәсе һәм китаплар буенча күзәтү, әңгәмә үткәрелде.
Китапханәче Мингазова Л.В. Россия Конституциясе, аның тарихы, кыскача эчтәлеге белән таныштырды. “Россия һәм Татарстанның милли символикалары” презентациясе ярдәмендә дәүләт символлары (герб, флаг, гимн) искә төшерелде.
Җитәкчеләре: Дәүләтшина Р. Н., Сабирҗанова Л. М. Афәрин!!! Чыгышның видеоязмасы Казанга киләсе этапка җибәрелде. Язиләгә уңышлар телибез!
Утырышны муниципаль район башлыгы Зарипов Илдус Фатыйхович алып барды. Утырышның көн тәртибендә 5 мәсьәлә каралды.
12 декабрь көнне Шармыш авыл китапханәсендә Россия Федерациясе Конституциясенең 25 еллыгы уңаеннан, «Конституция – закон, аның буенча без барыбыз да яшибез" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә укучыларга дәүләтнең төп законы турында, югары юридик көчкә ия һәм Дәүләт төзелеше принципларын билгеләүче документ буларак күзаллау булдырырга ярдәм итәчәк китаплар тәкъдим ителде. Күргәзмә экспонатлары арасында-1993, 2008, 2014 елгы РФ Конституциясенең төрле басмалары урын алды.
Көн дәвамында без укучылар белән РФ гражданнарының хокуклары һәм бурычлары турында әңгәмә кордык. Ә үз хокукларыбызны яхшырак белү өчен без РФ Конституциясе белән танышырга тәкъдим иттек. Әңгәмә барышында балалар Конституциядә калган барлык законнарның эчтәлеге һәм мәгънәсе билгеләнүен, шул ук документ – Россиянең хокукый системасы төшенүен белделәр.
Үзәк авыл китапханәсе “Муса Җәлил татарча “дигән номинациядә шигырь укучылар конкурсы игълан итте. Бу конкурста катнашкан укучылар сертификатлар белән бүләкләнделәр.
Шул уңайдан, Үзәк авыл китапханәсендә чара үткәрелде. Китапханәче бу көн турында кыскача мәгълүмат бирде, шуннан соң укучылар Татарстан геройлары исемлеге белән танышып чыктылар. Балалар үзләре социалистик хезмәт герое Гөлбикә Кәримова турында белгәннәрен сөйләделәр.
Быел кабул ителүенә 25 ел булды. Шул уңайдан, Олы Мәтәскә авылында мәдәният хезмәткәрләре “Россия Конституциясе – безнең төп закон” дип исемләнгән тарих сәгате уздырдылар. Бу чарада олы сыйныф укучылары катнаштылар. Алар Конституция РФ китабы белән таныштырылды, законга кагылышлы сорауларга җаваплар алынды. Шулай ук күргәзмә белән таныштылар.
Чараны китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырды.