ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2018 ел
җомга

Кеше хокуклары һәм бурычлары “  дигән темага информацион сәгать булып узды. Конституция - ул илебезнең топ законы. Закон - үтәлүе мәҗбүри булган кагыйдәләр жыелмасы.

Күкчә авыл китапханәсе "рәсем сәнгате" номинациясендә конкурс үткәрде. Муса Җәлилнең «Төш " шигыренә рәсем язып, Илсинә Сәлахова сертификат белән бүләкләнде.

Россиянен жыелма командасы составында  спорт мәктәбе укучысы Гыйниятуллина Гузалья да катнашты. 52 кг-га кадәр үлчәү авырлыгында ул 3 урынга лаек булды.

Шушы дата уңаеннан, Күкчә авылы китапханәседә “Без коррупциягә каршы!”- дип исемләнгән папка эшләнде. Папкага коррупцияне кисәтү, аңа каршы көрәшне яктырткан материаллар тупланды.

7 декабрь  көнне Ачы  авылында яшәүче тыл  ветераны  Самсонова Мария Пётр кызына  90 яшь тулды. Шул уңайдан Мария апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Теләче авыл җирлеге башлыгы  исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

Әлеге  ярышта спорт мәктәбе укучылары Шәйхетдинова Резеда(Теләче мәктәбе) һәм  Мәүлин Эмиль(Шәтке мәктәбе) да катнашты.

Әлеге датага багышлап 12 декабрь көнне, Казаклар авылы китапханәсендә “Конституции Российской Федерации – 25 лет ” дип исемләнгән темага күргәзмә куелды һәм аңа күзәтү ясалды.

Александр Солженицынны бүген бөтен дөньяда беләләр. Нобель премиясе лауреаты, «Архипелаг ГУЛАГ» китабы авторы, күренекле социаль фикер иясе – XX гасыр тарихында төп фигураларның берсе. Солженицын иҗаты Ватанга чиксез мәхәббәт һәм шул ук вакытта аның өчен авырту һәм кызгану хисләре белән сугарылган. Әлеге дата уңаеннан, Урта Мишә авыл китапханәсендә язучының тормыш юлы һәм иҗатына багышланган "Бөек язучы – Александр Солженицын" дип исемләнгән  күргәзмә һәм буклет ясалды. 

 “Күренеп тор” акциясе кысаларында  Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында ЮХИДИ бүлекчәсенең әйдәп баручы белгече Ягафарова Г.Н.  катннашында танып-белү чарасы узды. Билгеле булганча, әгәр җәяүледә яктылык  кайтаргыч элементлары булса, машина йөртүчеләр аны якын фаралар белән 150 метр, ә ерак фаралар белән 400 метр ераклыктан күреп алачак.Әлеге чара тәүлекнең караңгы вакытында балалар катнашында юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауга юнәлтелгән. “Күренеп тор” проекты балаларга  яктылык кайтаргыч элементлар ( каеш, сумкага тагыла торган әйберләр; киемгә ябыштырыла торган термоаппликацияләр) өләшергә тәкъдим итә. Чара ахырында балалар яктылык  кайтаргыч элементлары белән флэшмобта катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International