Әлеге дата белән без Дәүләт символлары илебез тарихының үзенчәлекле якларын, башка илләрдән аермасын чагылдыруын ачыклау, Дәүләт символларына карата гражданнарның ихтирамы - дәүләт сәясәтенә, үз халкына ихтирамының, Ватанына мәхәббәтнең һәм горурлыкның чагылышы икәнлеген анлыйбыз.
12 декабрь көнне Айдар мәдәният йортында әлеге чарага багышлап конституциягә, дәүләт символикасына хөрмәт, патриотизм һәм үз илеңә, республикаңа һәм шәһәреңә мәхәббәт тәрбияләү йозеннэн тематик слайд күрсәтелде.
12 декабрьдә Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы илебез тарихында иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Конституция көнен билгеләп үтә. Илебезнең әлеге Төп Законы Россияне демократик, хокукый федератив дәүләт дип игълан итте. Олы Мишә урта мәктәбендә бу көнне тарих, җәмгыять белеме дәресләрендә «Гражданлык дәресләре” утте. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Газизуллин Р.Ә укучыларны төп законның эчтәлеге белән таныштырды, терәк белемнәрен ныгытты.
Чараны китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырды.
«Добра идет по земле» исемендәге акциягә кушылып, инвалидлар декадасы уңаеннан 7 декабрь көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре авылыбызның ин күп китап укучысы, иң актив мәдәният йорты тамашачысы булган Галлямовлар гаиләсендә булдылар. Аларның хәлләрен белешеп, китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштырып, әңгәмә корып кайттылар.
12 декабрьдә Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы илебез тарихында иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Конституция көнен билгеләп үтә. Илебезнең әлеге Төп Законы Россияне демократик, хокукый федератив дәүләт дип игълан итте, гражданлык җәмгыятенең асыл кыйммәтләрен – шәхес хокукларын һәм ирекләрен хөрмәт итүне, халыкларның тигез хокуклылыгын раслады. 12 декабрь көнне Баландыш төп мәктәбендә Россия Конституциясе көне уңаеннан линейка үткәрелде. Линейкада укучылар бәйрәм тарихы, бу көннең әһәмияте турында сөйләштеләр. Очрашуда Җирле үзидарә депутаталары Хузин Ю.Р һәм Заббарова Г.Н. катнашты .
Конференция эшендә Теләче муниципаль районының база балалар бакчалары җитәкчеләре Хәсәншина Ф. Ф., Габделхакова Г. В., Салихова Р. Х. һәм мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Сәетова А. Н. катнаштылар.
Конференция мәктәпкәчә белем бирүне үстерүнең актуаль проблемалары чишелешләрен фәнни эзләү нәтиҗәләрен куәтләү һәм күрсәтү максатыннан оештырылган иде.
Бу чара барышында балалар белән кышкы матурлык турында әңгәмә үткәрелде, кыш турында табышмаклар, шигырьләр искә төшерелде.
Балалар үзләренең рәсемнәрендә кышкы матурлыкны чагылдырдылар.
Россия Конституциясе - ул демократик дәүләт төзелешенең төп нигезе. Һәр гражданин үз иленең төп законнарын белергә тиеш. Законнарны белү һәм аларны тиешле урында куллана белү-аларның сыйфатын күтәрергә мөмкинчелек бирә. Шушы истәлекле дата уңаеннан, Алан авылы китапханәсендә “Сөйлә,Тарих!” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Китап укучыларга Россия тарихы турында һәм Конституция турында материаллар тәкъдим ителде.
“Теләче” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы данын Шәтке урта мәктәбе (тренер-укытучы Габделхәев Р.Х.) кызлары яклады. Барлыгы 4 команда катнашты: Кукмарадан-2 команда,Теләче районныннан-1 команда, Удмуртиянен Алнаши районыннан 1 команда. Ярыш нәтиҗәләре буенча Теләче районы командасы 4 урында калды.
Әлеге турнирда катнашу мөмкинлеге тудырган өчен ООО “Агролак” ширкәте генераль директоры Гыйләҗетдинов Ф.Ф. олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
Татарстан Республикасы җыелма командасы составында“Теләче” спорт мәктәбе тренеры Кыямов Айрат җитәкчелегендә «Теләче» спорт мәктәбе укучылары да чыгыш ясады.