Балалар үз эшләрендә илебезнең төп законына, аның аерым бүлекләренә мөнәсәбәтен күрсәтергә тырыштылар. Балалар үз эшләренең төп темасы итеп гаилә һәм гаилә бәхете темасын сайладылар. Әлеге юбилей күргәзмәсе аша балалар юридик юнәлештә белемнәрен арттырдылар, һәм бу чара шулай ук безнең мәктәпнең тәрбия эшендә билгеле бер адым булды.
Россия Конституциясенең 25 еллыгы уңаеннан, укучыларга патриотик тәрбия бирү, патриотик аң формалаштыру, Туган илгә тугрылык, ил алдында гражданлык һәм конституцион бурычларны үтәүчеләр әзерләү максатыннан, Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә тематик сыйныф сәгатьләре үтте.
Күргәзмә А. И. Солженицынның иҗаты, тормышының төп этаплары, аның әсәрләре белән таныштыра.
Бу көн җәмгыять өчен мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына игътибар итәр өчен дә кирәк. Шул уңайдан Ямбулат авылы китапханәсендә дә инвалидлар ункөнлеге кысаларында сәламәт яшәү рәвешенә багышланган китап күргәзмәсе оештырылды, "Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк, ә кешегә һәрчак җылы сүз кирәк!" дигән шәфкатьлелек рейды үткәрелде. Китапханәче инвалидларның өйләренә барып хәлләрен белеп кенә калмады, аларны яңа китаплар, газета - журналлар белән дә таныштырды.
Билгесез солдат көне - Россия тарихында истәлекле даталарның берсе, ул һәръелны 3 декабрь көнне билгеләп үтелә. Бу истәлекле көн - яу кырларында башларын салып, исемнәре ачыкланмый калган сугышчыларны - Ватаныбыз улларын искә алу, аларның батырлыгы алдында баш иеп, хәтерләрне яңарту ул. Шул уңайдан, Ямбулат авылы китапханәсендә "Синең исемең билгесез, батырлыгың тиңдәшсез" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.
Халык сагынган үз чорындагы җырларны, уеннарны. Дискотекага бик күп кеше җыелды. Алар рәхәтләнеп биеделәр, элеккеге уеннарны уйнадылар. Киләчәктәдә шушындый мәдәни чаралар булсын иде дигән теләк белән таралыштылар.
Бу көн Олы Мәтәскә авылында да билгеләнеп үтте. Мәдәният хезмәткәрләре бу темага яшьләр белән әңгәмә үткәрделәр. Илдә ришвәтчелек чәчәк ата. Моңа каршы көрәшү бик авыр. Аны тиз генә туктату мөмкин түгел. Шушылар турыда яшьләргә кыскача аңлату эше алып барылды.
Китапханәче укучыларга кыскача бу көн турында аңлатып үтте. Аннары алар Татарстан республикасының төрле төр геройлары белән таныштырылдылар. Бу чара мәдәният йорты белән берлектә үткәрелде.
Бу - Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Дан һәм Изге Георгий орденнары кавалерларын хөрмәтләү, мәрхүмнәрен искә алу көне. 11 декабрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Каһарман пионерлар” исемле темага презентация күрсәтелде. Илебез өчен даһи эшләр башкарган герой-батырларын халкыбыз онытырга тиеш түгел! Алар батырлыгы мәңгелек!
Конституция көне Россиядәге иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булып санала һәм ел саен 12 декабрендә билгеләп үтелә. 1993 елның 12 декабрендә кабул ителгән Төп закон Кешене, аның гражданлык хокукларын һәм демократик ирекләрен иң зур хәзинә дип игълан итте. Конституция Россиянең, социаль дәүләт буларак, федератив корылышы нигезләрен законнар белән ныгытты, аның прогрессив үсешенең хокукый нигезен булдырды, җәмгыять үсешенең яңа сәхифәсен ачты, гражданнар арасында татулыкны һәм үзара аңлашуны саклап калу өчен ныклы терәк булды. Әлеге датага багышлап Урта Мишә авыл китапханәсендә “Конституция – илнең төп законы” исемле темага күргәзмә куелып, әңгәмә үткәрелде.