4 декабрь көнне Балалар иҗат үзәгенә йөрүче “Сюрприз” бию төркеме (җитәкчеләре Баева Зилә Рафаил кызы), “Задумка” вокал ансамбле (җитәкчеләре Гарипова Нурия Илфатовна), “Асылташлар” бию коллективы (җитәкчеләре Касимова Лейля Илмазовна) “Өмет нуры” дип исемләнгән хәйрия концертында катнаштылар. Һәрбер коллективка Рәхмәт хаты тапшырылды.
Шул унайдан, 5 декабрь көнне Иске Карабаян китапханәчесе авылда әнисе белән бергә яшәүче Андрианова Аленаның өенә барып бәйрәм белән котлап, күчтәнәчләр тапшырып кайтты. Алена тумыштан авыру булсада дөньяның матурлыгын күрә белә, ойләрендә матур гөлләр үстерә.
4 нче декабрь көнне Олы Мишә урта мәктәбе укучылары “Дулкын” бассейнына бардылар. “Тату сыйныф серләре” конкурсы призерлары буларак бирелгән сертификат укучыларга менә дигән ял бүләк итте. Барлык шартлар тудырылган бассейнда балалар йөзү күнекмәләрен ныгыттылар, су сихәтлеге алдылар. Укучылар бу экскурсияне оештырган оешмаларга үзләренең зур рәхмәтләрен белдерәләр.
Ватаныбыз улларын искә алу, аларның батырлыгы алдында баш иеп, хәтерләрне яңарту ул. Шул унайдан, Иске Җөри авылы китапханәсендә “Синең исемең билгесез, батырлыгың тиңдәшсез”, дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Китапханәче китапханәгә килгән китап укучылар белән күргәзмәгә күзәтү ясады.
Аларны тарихи вакыйгалар белән таныштырдык, һәр Россия кешесе күңелендә мәңге яшәячәк Россия сугышчыларының батырлыгы турында сөйләдек, балалар ата-бабалары өчен горурлык һәм аларның көчләренә һәм бөеклегенә сокландылар. Шул рәвешле балаларда патриотик хисләр тәрбияләүгә зур йогынты ясыйбыз.
Концертта барлык җыелган матди ярдәм районыбызның авыру балаларына Яңа ел бүләге булып тапшырылачак.
Соңыннан Алан авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче үзешчән театр коллективы Наил Гаетбайның “Моңнар кайтсын авылга яки авылга кызлар килде” спектакле белән чыгыш ясадылар.
3 нче декабрь көнне Үзәк клубында «Йөрәктән йөрәккә» дигән темага мәгариф бүлеге тарафыннан әзерләнгән мөмкинлекләре чикле балалар өчен әзерләнгән бәйрәм үткәрелде.
Төрле өлкәдән булган белгечләр мастер – класслар үткәрделәр.
Үзәк авыл китапханәчесе Хазипова Ф.А «Чәчәкле хыял» дигән темага мастер –класс үткәрде.
Бу ихтирам - фронтларда һәлак булган һәр солдатның Ватаныбызны саклаган истәлегенә рәхмәт белдерү. Әмма алар барысы да – үз иленең геройлары, шуңа күрә бу истәлекне саклап калу һәм буыннан буынга тапшыру мөһим. Әлеге тарихи дата уңаеннан, Айдар авылы китапханәсендә мәктәп укучылары белән Батырлык дәресе үткәрелде. Дәрескә «Синең исемең билгесез булса да, батырлыгың мәңгелек...» исемле китап күргәзмәсе оештырылды, анда безнең солдатларның сугыш һәм батырлыгы турында әдәбият тәкъдим ителде. "Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмаган» сүзләре әлеге истәлекле көн символы булды.
Шул дата уңаеннан, Иске Җөри авылы китапханәсендә “Аларның тормышы безгә үрнәк” дип исемләнгән китап – журналлардан күргәзмә эшләнде. Әлеге күргәзмә инвалидлар декадасына багышланды. Күргәзмәдә Ф.Яруллин, К.Шафикова китаплары һәм журнал битләрендә чыккан төрле язмалар урын алды.