Шуны истә тотып, Алан авылы китапханәсендә, “Бал корты чәчәктән бал таба, балалар китаптан тәм таба” дип исемләнгән Яңа китаплар көне оештырылды. Көн дәвамында китапханәгә килүче балаларга яңа китаплар тәкъдим ителде, алар белән әңгәмәләр үткәрелде,танып-белү эшчәнлеген арттыру өчен уеннар оештырылды.
Баландыш авыл китапханәсе балалар һәм яшүсмерләр өчен Пенза өлкәсе китапханәсе тарафыннан оештырылган «Дни Лермонтовской поэзии в библиотеке » VI төбәкара акциясе кысаларында катнашты һәм Диплом белән бүләкләнде.
Балалар һәм аларның әти-әниләре өчен Балалар иҗат үзәге эшчәнлеге һәм учреждениедә эшләп килүче балаларга өстәмә белем бирү программалары турында информацияне актуальләштерү максатында 8 нче һәм 12 нче ноябрь көннәр аралыгында барлык мәгълүматны фән һәм мәгариф министрлыгының махсус порталына тутыру процедурасы бара.
Интеллектуаль уеннан соң, балалар Ватаныбызда яшәүче халыкларның хәрәкәтле уеннарын уйнадылар.
16 октябрь көнне Ямбулат авылы китапханәсе "Китапханәдә Лермонтов шигърияте көннәре" дип исемләнгән VI Төбәкара акцияне үткәрүгә кушылды. Акциянең оештыручысы булып "Пенза өлкә балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе" тора. Акциядә катнашканы өчен Ямбулат авылы китапханәсе диплом белән бүләкләнде.
2 ноябрь көнне Ямбулат авылы китапханәсендә көзге каникул вакытында Татарстан Республикасы Конституциясе көне һәм Халыклар бердәмлеге көненә карата “Татарстан – күп милләтле Республика", "Халыклар дуслыгы - тынычлыкның нигезе" дип исемләнгән тематик күргәзмәләр оештырылды һәм әңгәмәләр алып барылды. Бу бәйрәмнәр халыклар бердәмлегенең алга таба да үсүенә, дустанә мөнәсәбәтләрне, ныклырак икътисади, сәяси һәм мәдәни элемтәләрне билгеләргә булыша. Без, төрле халыкларның гореф - гадәтләрен хөрмәт итеп, нык, тату, тынгысыз гаилә булып яшибез. Бүген бу - безнең һәрберебез өчен иң мөһиме, чөнки бердәм халык ул - илебез бөеклеге һәм күәте.
2018 елның 2-4ноябрендә Түбән Кама шәһәрендә 2002-2002, 2003-2004 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында кул көрәше буенча республика беренчелеге үтте.
Ярышта Теләче муниципаль районы командасы составында Кече Кибәхуҗа төп мәктәбеннән Шаһиева Д . катнашты һәм 4нче урынны яулап, районыбыз командасының уңышлы чыгыш ясавына үзеннән зур өлеш кертте.
Мәгарифне модернизацияләүнең яңа этабында тәрбия һәм белем бирүнең сыйфатын күтәрү педагогик берләшмәләр алында торган бурычларның берсе. Педагоглар арасында педагогик хезмәттәшлекнең бик күп формалары бар. Шуларның берсе булып тәҗрибә уртаклашу тора. Бүген үзенең эш тәҗрибәләре белән 1 категорияле тәрбияче Башарова Л.Х бүлеште. Ул беренче кечкенәләр төркеме балалары белән әвәләү шөгыле үткәрде. Шөгыль барышында тәрбияче күрсәтмә һәм дидактик материаллар, техник чаралар файдаланды. Әлеге чаралар балаларга теге яки бу эшне аңлаешлы итеп аңлатырга һәм күрсәтергә ярдәм итә.
Алдагы көннәрдә үзләренең тәҗрибәләре белән Исхакова Л.Ф., Мухаметзянова М.Е. бүлешкән иде.