ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Россиянең Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан «Халыклар бердәмлеге көне» дигән тарих дәресе үткәрелде. Ул " Руслан һәм Людмила» операсыннан М. Глинка музыкасыннан башланды. К. Минин һәм Д. Пожарский җитәкчелегендә халык ополчениесе батырлыгының бөеклеге турында сөйләве " 1612 елның Смутное вакыты» исемле презентация күрсәтү белән үрелеп барды.  Чарада катнашучылар Бөек Русь, аның гореф-гадәтләре, мәдәният һәм сәнгатьләре буенча мавыктыргыч сәяхәт кылдылар.    Бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, Туган ил тарихының бөек сәхифәләре, аны төзегән һәм куркыныч сәгатькә саклап калган кешеләр турында белделәр.  Әлеге экскурсия ахырында Без "дуслык теле тәрҗемәгә мохтаҗ түгел» дигән викторина уздырдык. Бу чарага 1612 елгы тарихи вакыйгалар һәм үз гражданлыгыңны, Ватанга тугрылыклы мәхәббәт, бөек батырлык һәм каһарманлык күрсәтүчеләр турында сөйләүче «Рухлы барлык халыклар» китап күргәзмәсе оештырылган иде.

Чарада катнашучылар сәламәт яшәү рәвеше,наркотикларның зыяны турында сөйләштеләр . Наркомания-авыр,бик авыр дәваланмый торган, еш кына кешенең баш миен, психикасын җимерә торган, үлемгә янаучы афәт булып санала. Наркоманнар арта, шул уңайдан бәхетсез гаиләләр арта бара. -"Сайлау ясарга вакыт! Тормыш позицияңне билгеләргә һәм лаеклы яшәргә вакыт!. Нәкъ менә шуңа күрә, нәкъ менә бүген, без Наркотикларга" юк " дип әйтергә җыелдык. Җыр-биюләр, музыка төсләре белән ,матур -тулы канлы тормыш өченн "әйе" дисәк тә була.

Россиядә бу көн 2005 елдан бирле билгеләп утелә. Әлеге бәйрәм безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Шул уңайдан 3 ноябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә,“Бердәмлектә безнең көч” исемле әңгәмә үткәрелде. Китапханәче бәйрәмнең тарихы, тирән мәгънәсе,әһәмияте турында сөйләде. Төрле милләт һәм дин вәкилләре арасында үзара аңлашу хакимлек иткән төбәк буларак, Татарстан көннән-көн киңрәк таныла бара, даны еракларга тарала.

Рәсемдә балалар үзләренең балачакларын кошлы,аяз күкле һәм әти-әни янәшәсендә итеп тасвирладылар. Бәйгедә катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Әлеге чараны уздыруның максатлары булып Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, М.Җәлилнен ижади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, яшь талантларны ачыклау, аларга сәләтләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру. Әлеге чарада Айдар мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе дә теләп катнашты. 3 ноябрь көнне  “Муса Җәлил татарча” номинациясендә бәйге оештырдык. Бәйгедә 15 укучы катнашты. Алар Муса Җәлилнең төрле шигырьләрен сөйләделәр. Бәйгедә җиңүчеләргә Грамоталар тапшырылды .

Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Әйе, уртак көч булып туплансак, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, без - көчле халык. Иң мөһиме - кыйблабыз ачык, туры булсын. Аңлашып яшәсәк кенә тормышыбыз рухи һәм икътисади яктан алга китәр.
Әлеге истәлекле көнне күңел күтәренкелеге белән каршылау йөзеннән Айдар мәдәният йортында "Илебезнең көче-бердәмлектә" дип исемләнгән күргәзмә эшләнде.

Россия һәм Татарстан дәүләт символлары турында әнгәмә,  Дәүләт бәйрәмнәренә багышланган викторина үткәрелде.

Әлеге чараның максаты -тыңлаучыларга илебез халыкларының күп милләтле һәм күпкырлы булуы турында, без төрле , әмма без бердәм булганда - җиңелмибез, балаларны илебез тарихын өйрәнүгә кызыксындыру турында мәгълүмат җиткерү . Чара ахырында сораулар һәм җаваплар формасында викторина үткәрелде. Бәйрәм чәй табыны артында тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International