17 октябрь көнне Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Салахиева Гөлназ Раифовна “Өстәмә белем бирү өлкәсендә экологик тәрбия бирү” темасына оештырылган, белем бирү стажировкасында катнашты. Гөлназ Раифовнага катнашу турында таныклык тапшырылды.
18 октябрь көнне “Батыр” спорткомплексында район беренчелегенә өстәл теннисы буенча 2006-2007 елгы, 2008 нче елгы һәм кечерәк малайлар һәм кызлар арасында, халыклар бердәмлеге көненә багышланган район ярышлары узды. Ярышта барлыгы районның 5 мәктәбеннән 47 укучы катнашты.
15 октябрь көнне Ямбулат авылы китапханәсендә Халыкара музейларга багышланган "Татар тарихын барлап" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды һәм күзәтү үткәрелде. Китапханәче Гөлия Шакурова оештырган күргәзмәнең максаты: Туган якны өйрәнү нигезендә укучыларны Казан шәһәрендәге музейлар белән таныштыру, тирән мәгълүмат бирү. Әлеге күргәзмәдә укучылар "Хәзинә" музей комплексы бинасында урнашкан Бөек Ватан сугышы музей - мемориалы, Татарстанның табигать тарихы музее, Милли сәнгать галереясе; шулай ук Милли мәдәният, Евгеней Боратынский, Каюм Насыйри, Салих Сәйдәшев, Бакый Урманче музейлары, Нәҗип Җиһанов музей - фатиры хакында мәгълүматлар таба алалар. Күргәзмә туган ягы, Казан шәһәре белән якыннан танышырга теләгән бер кешене дә битараф калдырмас.
17 нче октябрь көнне Татарстан Республикасы фәннәр Академиясе белем күтәрү үзәгендә мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында эшләүче тәрбиячеләр өчен “Балалар бакчасында федераль дәүләт белем бирү стандартларына нигезләнеп устерешле-предметлы тирәлек булдыру” темасына зона семинары булып үтте. Безнең районнан семинарда 13 педагог катнашты.
Укучыларга яңа кайткан китаплар тәкъдим ителде. Балалар үзләренә ошаган китапларны өйләренә укырга алдылар.
Көн дәвамында китап укучылар атаклы язучының әсәрләрен укыдылар һәм аның биографиясендәге кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар. Чара ахырында укучыларга буклетлар таратылды. Шулай ук китапханәдә «Мятежный парус Лермонтова» дигән китап күргәзмәсе төзелде.
"Лермонтовка илткән сукмак" дигән шигъри кичәдә Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Михаил Юрьевич Лермонтовның якты,әмма кыска гына тормышы Россия әдәбиятында тирән эз калдырган. Укучылар «Парус», «Весна», «Листок», «Бородино», «Дары Терека», «Утес» һ.б. шигырьләрен укыдылар. Чара шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында электрон презентация белән үрелеп барды.
Китапханәдә «Поэт бессмертный и навсегда молодой» исеме белән китап күргәзмәсе оештырылды. Көн дәвамында “Лермонтовны укы!” девизы белән шигърият сөючеләр Михаил Юрьевичның «Парус», «Смерть поэта», «Осень», «Посреди небесных тел…», «Небо и звезды», «Солнце осени» шигырьләрен, «Мцыри» поэмасыннан өзекләрне яратып укыдылар. Китап укуны алга этәрү максатыннан китапханәче Лермонтов шигырьләрен кибеттә, мәктәптә, китапханәдә, урамда да укырга тәкъдим итте.
Фәния Аглеевна Ф. И. Тютчевның «Көздә башлангыч бар " шигырен укыды...». Көзге сынамышлар, көзге шатлыклы мизгелләр турында балалар белән сөйләшү булды. Аннан соң балалар белән «Көзге яфраклар» уены-«Букет» һәм башка төрле уеннар үткәрелде. Чара ахырында балалар актив катнашкан өчен призлар алдылар.
Шулай ук, бу чарада Галимажан Гыйльмановның “Конфетлар патшалыгында” пьессасы сәхнәгә куелды.