ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Нинди син замана укытучысы? Безнеңчә , үз фәнен су кебек эчүче, эрудицияле, кызыклы һәм мавыктыргыч шәхес булырга, ә иң мөһиме: укытучы бәхетле булу серләренә өйрәтергә тиеш.  Шул уңайдан 2018 нче елның 19 нчы октябрендә Иске Җөри урта мәктәбендә  җәмгыять  белеме, физик культура һәм тарих  фәннәреннән район күләмендә семинар үткәрелде. Семинар вакытында  укытучылар ачык дәресләр  күрсәттеләр.   Дәресләрдә  видеофильм, презентацияләр һәм физик күнегүләр аша патриотлык, ихтибарлылык  хисләре тәрбияләнде.  

Кичәнең максаты: булачак солдатларны армия сафларына әзерләү, үз-үзеңне тоту  кагыйдәләрен аңлату, патриотик тәрбия бирү иде. Кичәне Теләче җирлекара китапханәләр директоры Дәүлиева Ризидә Миннехан кызы ачып җибәрде.  Әлеге очрашу кичәсендә Теләче муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсәләләр буенча урынбасары Нурмухаметов Азат Әнәс улы,  ТР Саба-Теләче хәрби комиссариаты бүлеге җитәкчесе Закиров Фәнис Фәрит улы, районыбызның ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Нуретдинов Рәис Рөстәм улы, район ветераннар Советы рәисе урынбасары Гыйльмиев Сәлмән Гали улы, Теләченең “Яшь армеецлар” отряды җитәкчесе Гатиятов Рәсип Рәшит улы һәм аның “Яшь армеецлары” катнашты. Көзге чакырылышта Теләче районыннан барлыгы 15 егет ватаныбызны сакларга  алына. Кичәдә  егетләргә багышланган  изге теләкләр әйтелде, матур җырлар җырланды.  Очрашу барышында – кичә кунаклары, егетләргә алдагы тормышларында зур уңышлар теләп, изге бурычларын исән - сау үтәп илебезгә исән - имин йөреп кайтуларын теләделәр. Шулай ук китапханәдә “Сагыну сәламнәрем сезгә, авылдашларым” исемле күргәзмә эшләнде һәм презентация күрсәтелде.

Үгет-нәсихәт биреп кенә нәтиҗәгә ирешүе кыен. Моңа ничек ирешергә соң? Бары табигатьнең матурлыгын, гүзәллеген аңлау, ярату аша. Табигать белән гармониядә яшәгәндә генә кеше сәламәт була. Шул уңайдан 18 октябрь көнне Баландыш мәдәният йортында, китапханәче белән берлектә берләшмәгә йөрүче укучы балалар белән «Көзнең кәрзинендә ниләр бар?» дип исемләнгән әдәби сәгать уздырылды. Бу чарада көзге табигатьнең гүзәллеге, аның байлыгы турында сорауларга җаваплар алынды. “Көзге яфраклар” һәм “Кояшкай” командалары  һәр сорауга тапкыр, төгәл җаваплар бирделәр. Аларга илһам чыганагы булып табигатьнең хис- тойгыларга тәэсир итүе, күңелне сафландыруы, баетуы ярдәмгә килде.

Район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү бүлеге методисты Саетова А.Н. җитәкчелегендәге комиссия мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балаларның  мәктәпкә әзрелекләре буенча мониторинг уздырдылар. Комиссия составында психолог- Хазипова С.Н.,логопед- Шәймәрданова М.Н., рус теле белгече - Ярмиева З.М. бар иде. Алар балалар белән аралашып, аларның белем һәм үсеш дәрәҗәләрен тикшерделәр, рус теле шөгыле карап, анализ ясадылар, диагностика уздырдылар. Үзләренең файдалы киңәшләре белән ярдәм күрсәттеләр, алга таба тәрбия һәм белем бирүдә кулланырга методик киңәшләр бирделәр.

17 нче октябрь көнне Татарстан Республикасы фәннәр Академиясе белем күтәрү үзәгендә мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында эшләүче тәрбиячеләр өчен “ Балалар бакчасында федераль дәүләт белем бирү стандартларына нигезләнеп устерешле-предметлы тирәлек булдыру” темасына зона семинары булып үтте. Безнең районнан семинарда 13 педагог катнашты.


21
октябрь, 2018 ел
якшәмбе

Хөрмәтле юл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Хөрмәтле юл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәм - Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлыйм!


18
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

17 октябрь көнне Теләче муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагогларыннан торган делегация Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләре өчен «Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында предметлы тирәлекне оештыруга ФДББС  таләпләре» темасы буенча оештырылган семинарда булып кайтты. Семинарда филология фәннәре кандидаты, «Тверь дәүләт университеты» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт мәгариф учреждениесенең  башлангыч белем бирү методикасы белән рус теле кафедрасы доценты, «НЦИО» коммерцияле булмаган автоном оешмасы методисты Цветкова С. П. чыгыш ясады. Үз чыгышында ул башлангыч мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү арасындагы дәвамчанлыкның төп перспективаларын һәм проблемаларын яктыртты, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә уен җиһазлары комплексларын, тест формасындагы диагностик технологияләрне һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларның танып белү сәләтен үстерү процессында интерактив программаларны куллану турында сөйләде. Семинарның икенче өлешендә "Ачык микрофон" үткәрелде, аның барышында барлык теләүчеләр Цветкова С. П. сорауларын бирә алдылар.

Сәфәр иң яхшы экологик проект өчен Теләче 1нче балалар бакчасы командасына беренче урын өчен бүләк булды. Катнашучылар шәһәрдә өч көн булдылар: Санкт- Петербург белән якыннан таныштылар, Петергофка сәяхәт кылдылар. Иң кызыгы рус географиясе җәмгыяте музеена кереп андагы экспонатлар, бөек сәяхәтчеләр турында якыннанырак  танышу булгандыр. Биредә бик бай  истәлекле уникаль китапханә, шулай ук фәнни архив һәм Ю. М. Шокальский исемендәге Лекторий урнашкан.

-Бу сәфәр белән без балаларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез. Без табигатькә, әйләнә - тирә кешеләргә һәм тулаем тормышка дөрес мөнәсәбәт тәрбияләргә тырышабыз, - ди РГО төбәк бүлеге рәисе урынбасары Андрей Агарков.

Ямбулат авылы китапханәсе китапханәчесе Шакурова Г.М газета - журналлар белән таныштыру һәм аларны тарату буенча өлкәннәрнең өйләренә баруга зур игътибар күрсәтә. Өлкәннәр янына баргач, аларга төрледән - төрле китаплар бирү генә түгел, ә аларга төрле темага кагылышлы әңгәмәләр үткәрә, китапларын алмаштыра һәм төрле сораулар буенча кирәкле мәгълумат та бирә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International