Чит телләрне өйрәнү - бүгенге заман таләбе. Бала татар теле белән беррәттән, рус һәм инглиз телендә дә иркен аралашырга,үз фикерен җиткерә белергә тиеш. Районыбызның 1нче санлы балалар бакчасында әлеге юнәлештә эш югары дәрәҗәдә оештырылган. Бакчага йөрүче нәниләр рус телендә генә түгел,инглиз телендә дә җөмлә төзеп,сорауларга җавап бирә ала. Тәрбияче Фаляхиева Г. И. шөгыльләргә ныклап әзерләнә, күрсәтмә әсбаплар да,аудиоматериал да яшь үзенчәлеген исәпкә алып сайлана. "Күңелле инглиз теле" дип аталучы түгәрәктә безнең балалар яратып шөгыльләнә. Сабыйларның инглиз телендә төсләрне әйтүләре, санап күрсәтүләре, үзләренең исемнәрен тулы җөмлә белән атаулары тәрбияченең олы хезмәте.
Клуб әгъзалары белән «В гости к кукле» дип исемләнгән әңгәмә - практикум үткәрелде.
Театр иҗатсыз яши алмый, шуңа күрә курчак театры клубы дәресләрендә импровизациягә зур роль бирелә. Импровизация ялыктыргыч хезмәттән, реплика, позалар, хәрәкәтләрне яттан өйрәнүдән китәргә өйрәтә. Кече яшьтәге мәктәп укучылары белән эшләүгә иҗади якын килү, әзерлекләре төрле дәрәҗәдә булуга карамастан, барлык балаларны да бердәм рәвештә үстерергә мөмкинлек бирә.
Балалар «Сүзне әйтеп бетер", «Кроссвордны чиш», «Көзге сынамышлар», «Сайлап ал» дигән күңелле конкурсларда һәм уеннарда бик теләп катнаштылар. Балалар көз билгеләре турында бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр, мәкальләр, әйтемнәр искә төшерделәр, көз турында шигырьләр укыдылар.
Әлеге байракны музейга Тынычлык байрагы исемен йөртүче халыкара комитетның илчесе Тамара Сергеевна Макаренко алып килде. Кичәдә өлкән буын вәкилләре, район ветераннар советы, мәдәният хезмәткәрләре һәм волонтерлар катнашты.
18 октябрь көнне Иске Карабаян авылы китапханәсендә драматург ТАССРның, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Риза Фәхретдин улы Ишморат(Ишморатов)ның тууына 115 ел тулу уңаеннан, аның китапларыннан күргәзмә төзелде.
Әңгәмәнең төп бурычы:балаларда китапка хөрмәт уяту, аны ярату.
Ул талантлы язучы, рәссам Б.В. Шергин истәлегенә уздырыла. Шул максат белән 18 октябрь көнне Максабаш авылы китапханәсендә китап күргәзмәсе төзелде. «Халык җәүхәрләре» исемле берләшмәгә йөрүче укучылар аның иҗаты белән таныштылар, шулай ук әсәрләрен кычкырып уку оештырылды.
Бүген КечеКибәхуҗа төп мәктәбендә тарих укытучысы Асманова Т.М. «Парламент, җәмгыять һәм мин” дигән темага Парламент дәресе үткәрде. Ул укучыларга презентация ярдәмендә республикабызның законнар чыгаручы органнары , аларның бурычлары, яшь буыннын иҗтимагый- сәяси эшчәнлектә катнаша алу мөмкинлеге, кеше тормышында законнарның роле белән таныштырды. Яшь буын үзенең хокукларын һәм бурычларын белергә тиешлеген аңлатты.