Шул көн үңаеннан Шәтке балалар бакчасына йөрүче балаларга тәрбияче апалар ипи турында сөйләделәр. Балаларга ипинең көн дә кирәк ризык икәнен төшендерү, аның кайдан килеп чыгуын аңлату.Икмәккә сакчыл караш, аны үстерүче хезмәт ияләренә хөрмәт тәрбияләү.Ипинең кешеләр өчен төп ризык булып торуын төшендерү, ныгыту.
Хәтер көне уңаеннан, 13 октябрьдән 21 октябрьгә кадәр Теләче үзәк китапханәсендә «Дәверләргә ялгап елларны” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли . Күргәзмәдә шул еллар кайтавазын чагылдырган китаплар, газета материаллары урын алды. Үз тарихына битараф булмаганнарда күргәзмә кызыксыну уятыр, дип уйлыйбыз. Шулай ук китапханәдә “Хәтәр килә, хәтәр китә, Хәтер кала” дигән тематик папка булдырылды.
14 октябрьдә Изге Богородица Покровасы көнендә китапханәче, «Почемучки» клубы балаларын җыеп «җир кар белән каплана, суык белән киенә» дип исемләнгән чара үткәрде. Әлеге чара безнең көзге бакчабызда саф һавада узды.
"Почемучкалар» белән аралашып, без әлеге бәйрәмнең билгеләре белән таныштык. Көз турында мәкальләр, әйтемнәр искә төшердек, табышмаклар чиштек. Без "көз турында җырларны кем күбрәк белә» дигән конкурс үткәрдек, «утырт - җый» уенын да уйнадык.
Китапханәгә килүчеләр өчен «Көз бүләкләре» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Китап күргәзмәсе бу христиан бәйрәме һәм кышка әзерләү турында сөйләде.
Чара ахырында әлеге бәйрәмнең барлык катнашучылары истәлеккә әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында буклетлар алдылар.
10 октябрь көнне Ямбулат авылы китапханәсендә "Табигать һәм без" иҗади проект буенча "Табигатьне саклау ул - Ватанны саклау!" дип исемләнгән табигатькә карата тематик кичә үткәрелде. Бу тематик кичәнең мәгънәсе дә шунда ки, табигатьне саклар өчен иң мөһиме нәрсә эшләргә соң? Беренчедән, шуны аңларга кирәк, безнең арадан һәрберебез табигатьнең һәр хәзинәсе өчен җавап бирергә тиешбез. Шуның өчен дә бик каты законнар кирәк дип уйлыйм. Икенчедән, кеше балачагыннан ук үзендә табигатькә сак караш тәрбияләргә тиеш. Өченчедән, табигатькә һәм кешегә зыян китерми торган техника һәм технологияләр эшләнергә тиеш. Шуңа күрә дә табигать белән аның байлыкларын арттырып, берлектә яшәргә кирәк .
Бу көн милләтебез тарихына иң фаҗигале һәм иң олы кайгылы көн булып кереп калган. Шул уңайдан Олы Мәтәскә китапханәчесе һәм мәдәният йорты директоры «Узган тарих фаҗигасы» дип исемләнгән тематик дәрес үткәрделәр. Бу чарада авыл яшьләре катнаштылар. Аларга 466 ел элек булган вакыйга турында аңлату эшләре алып барылды.
“Мятежный гений вдохновенья…” исемле күргәзмә куелып, китап укучылар язучының әсәрләрен укыдылар һәм аның биографиясендәге кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар.
Балаларга “Су анасы”, “Маша һәм аю”, “Өч кыз” әкиятләре күрсәтелде. Бу чараның максаты: Балаларны әкият геройлары аша кешедәге кимчелекләрне, тискәре һәм уңай сыйфатларны күрә белергә өйрәтү.
1552 елда Явыз Иван гаскәре явыннан Казанны сакланганда hәлак булган бабаларыбызны искә алу, аяусыз сугышта шәhит киткәннәрнең якты рухлары алдында баш ию көне.14 нче октябрь көнне Баландыш авыл китапханәсендә мәктәп укучылары өчен татар халкының хәтер көненә багышланган "Хәтерләүдән курыкма син! Уткәнеңне онытма син!"-дигән хәтер сәгате үткәрелде. 1552 елның 15 октябрендә, һичшиксез, татар халкы өчен иң фаҗигале көн, үз дәүләтчелеген югалту көне булып тора. Электрон презентация ярдәмендә укучылар Казан ханлыгы тарихы белән таныштылар, әлеге мөһим вакыйгага багышланган "Хәтер үзе сакта тора" күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә татар халкы тарихы белән кызыксынучы киң даирә укучыларга исәпләнгән.
2018 елгы газетаның сигезенче чыгарылышы чыкты. Авылдашлар газета битләрен укып китапханәнең тормышы турында беләләр, яңа китаплар, китапханә чаралары белән танышалар.