Терек һәм терек булмаган табигатьтәге көзге үзгәрешләрне күзәтү, тирә- яктагы табигатьнең матурлыгын күрергә өйрәтү, табигать объектлары арасындагы бәйләнешләрне күзаллау формалаштыру, фенологик күзәтүләр алып барырга өйрәтү максатыннан, Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең биология укытучысы укучылар белән көзге табигатькә экскурсияләр оештыра. Укучылар шул ук вакытта табигый материалларны да дөрес җыю кагыйдәләрен үзләштерәләр.
Әлеге чара авыл тормышы проблемаларына җәмгыятьнең игътибарын ныграк җәлеп итү максатын күздә тота. 14 октябрь көнне, Айдар авылы китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә, ”Йөзләрендә иман нуры, башларында ак калфак” дип исемләнгән -хатын-кызларга багышланган кичә үткәрделәр. Очрашу кунаклары-китапханә укучылары. Кичә барышында хатын-кызлар турында җырлар, шигырьләр, юмористик монологлар яңгырады һәм яңа китапларга күзәтү ясалды. Бәйрәм чәй өстәле артында тәмамланды.
Шул уңайдан 16 октябрь көнне Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә Лермонтов әсәрләрен кычкырып уку сәгате үтте.
15 октябрь Югары Кибәхужа авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Күңелле балачак" клуб берләшмәсенә йөрүче балалар катнашында хәтер көне уңаеннан, "Кешелекнең хәтере" мәңгелек дигән түгәрәк өстәл үткәрелде. Казан шәһәрен яклап корбан булган бабаларыбызны безнең онытырга хакыбыз юк.
Ул дәүләтчелеген, Татар илен һәм җирен, иманын саклап калу өчен каннарын түккән газиз бабаларыбызны искә алу, милли горурлыгыбызны ныгыту, иман яңарту, татарлыгыбызның әле исән икәнен күрсәтү көне. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Хәтер көне кебек зурлап яшик, һәрбер бирмеш көнен ходайның” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды.
Китап сукыр кешегә башкаларның үз күзләре белән күрә ала торган сурәтләрен ачып бирергә ярдәм итә. Гадәттә, күзләре күрә алмый башлаган кеше башта киләчәккә өметен югалта, рухи яктан сына. Моның өчен ул брайль системасы буенча догалар уку, намаз тәртибенә төшенергә ярдәм итә. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Ак таяк” – ярдәмче һәм яхшы дус”, дип исемләнгән әңгәмә булып узды.
Шул уңайдан, 13 октябрь көнне Айдар авыл китапханәсендә “Хәтер көне кебек зурлап яшик, һәрбер бирмеш көнен ходайның”дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Укучыларыбызга шул еллар кайтавазын чагылдырган китаплар тәкъдим ителде. Казан тарихын яктырткан төрле риваятьләр, туган калабызга багышлап язылган шигырь, жырлар, шәhәребезнең тарихи hәйкәлләре, истәлекле урыннары турында мәгълүматлар җиткерелде.
2018 елның 15 октябрендә, бөек рус шагыйре М. Ю. Лермонтовның туган көнендә китапханә бер көнгә «Почемучки» клубы балалары өчен әдәби кунак булды. Без Михаил Юрьевичның Ватаннарына бөек шагыйрь үзенең иң яхшы елларын үткәргән Тархан музей-тыюлыгына видео-экскурсия ясадык.
Көн дәвамында китап укучылар атаклы язучының әсәрләре һәм аның биографиясе, кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар.
Бу чарада Субаш авылы каршында эшләп килүче "Нардуган" ансамбле белән мәдәният хезмәткәрләре дә актив катнашты.