ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Шушы уңайдан китапханәче Күкчә авылында яшәүче Фаттахутдинова Мансура ападан Бөек Ватан сугышыннан авылга исән әйләнеп кайтучыларны барлады. Мансура апага бик зур рәхмәтебезне белдерәбез.

14 октябрь көнне балалар өчен  «День Лермонтовской поэзии» дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде, «Михаил Юрьевич Лермонтов» дип исемләнгән күргәзмә ясалды. Китапханәче балаларга Лермонтовның иҗаты һәм тормыш юлы турында сөйләде. Чара барышында балалар аның "Парус", "Осень", «Выхожу один я на дорогу» һәм башка шигырләрен укыдылар.

Анда тәкъдим ителгән документлар һәм китаплар укучыларны  Лермонтовның гадәти булмаган  кыска тормышы легендага охшаган. Ә аның әсәрләрен укучыларга язучының шигъри дөньясы белән аралашуның онытылмаслык мизгелләре бүләк итәләр. Шулай ук мәдәният йорты директоры Козина һәм мәктәп китапханәчесе Әглемҗанова М. Д. белән берлектә шагыйрьнең иҗаты буенча шигырь сәгате узды.

Бу көннең кунаклары “Салават күпере “ китапханә берләшмәсенә йөрүче балалар булдылар. Китапханәче Хазипова Ф.А. балаларны китапханә ала торган балалар өчен булган журналлар белән таныштырды.

13 октябрь көнне берләшмәнең чираттагы очрашуы булды. Биредә берләшмәгә йөрүче хатын - кызларыбыз бәйләү нечкәлекләренә төшенеп, яңа бәйләү үрнәкләрен өйрәнделәр. Хатын - кызларыбыз күңелле итеп, җырлар җырлап, бәйли- бәйли кич утырдылар.

 

15 октябрь көнне китапханә хезмәткәрләре “Читаем Лермонтова” исеме астында акция уздырдылар. Укучыларга авторның китапларын тәкъдим итеп, аның тормыш юлы белән  таныштырдылар, шагыйрь тормышының күренекле фактларын яктырткан “Михаил Юрьевич Лермонтов” дигән буклетлар өләштеләр.  Укучылар тарафыннан, аның шигырьләре кычкырып укылды һәм  теләгән һәркем рус язучысы М.Ю. Лермонтовка багышланган әдәбият, авторның үз иҗаты белән таныша алды.

18 октября 2018 года с 9.00 до 17.00 в Аппарате Уполномоченного по правам ребенка в Республике Татарстан будет организована работа телефона горячей линии на тему «Организация питания в образовательных организациях Республики Татарстан» по телефонам 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49

Бөтенроссия  фән  олимпиадаларының мәктәп  этабы дәвам итә. Теләче урта гомумбелем мәктәбе укучылары  тарих, экономика, математика , информатика, дөнья  культурасы, җәмгыять  белеме, математика, технология,  рус теле, география, рус әдәбияты һәм биология   фәннәреннән   олимпиада биремнәрен үтәделәр инде. 16 нчы октябрьдә   укучылар   тормыш  иминлеге  нигезләре  фәненнән  олимпиада биремнәрен яздылар.

Уңышлар сезгә, балалар!

Авыл хатыннары... Бу сүздә никадәр мәгънә, никадәр төрлелек ята. Авыл хатыны диюгә кемнеңдер күзалдына нурлы йөзле әнисе, уңган-булган хатыны, ә кемнеңдер җылы куллы сөйгәне килеп басадыр. Әмма аларны берләштерүче бер мөһим сыйфат бар: дөнья йөзендәге иң нәфис, иң хисле, иң гүзәл затлар алар! 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International