ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Максабаш башлангыч  мәктәбендә Хәтер көне уңаеннан "Үткәнен белмәгәннең-киләчәге юк!" дигән сыйныф сәгате үткәрелде. Укучылар Казан ханлыгы алыну тарихы белән  таныштылар, 1552 елның 15 октябрендә булган вакыйгаларда шәһит киткәннәрне  кабат искә төшерделәр. Чара бик эчтәлекле үтте. 


15
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Ярышларда Саба,Кукмара,Теләче һәм Әтнә районыннан 50дән артык  яшь бадминтончы катнашты. Безнең район җыелмасын Баландыш, Теләче, Югары Кибәхуҗа һәм Максабаш мәктәбе балалары тәшкил итте.

Ярыш нәтиҗәләре буенча:

1 урын – Гарипова Әдилә

2 урын – Гилазова Таңсылу

3 урын – Мөбаракшина Чулпан

(тренерлары Җаббаров Алмаз Фоат улы).

Чарада районыбыз башлыгы Зарипов И.Ф., ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры урынбасары Хаҗипов Н.Н., “Биек Тау” авыл хуҗалыгы кооперативы генераль директоры Хисматуллина Р.Н., “Агро Алиянс РИА” җаваплыгы чикләнгән ширкәте вәкиле Имамиев И.М лар катнашты.

Әңгәмәдә башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Укучылар белән, явыз Иван Грозный тарафыннан 1552 елда Казан ханлыгы басып алыну тарихы, Ханбикә – Сөембикә идарә иткән дәвер, Сөембикә манарасы салыну тарихы искә тошерелде. Бу вакыйгаларга 466 ел вакыт узган булса да, татар халкы үзенең тарихын онытмый һәм укучылар алдына татар халкының тарихын онытмаска дигән максат куелды

12 октябрь көнне Шәтке авылы китапханәсендә балалар белән экологик сторителлинг үткәрелде. Һәр бала да үзләренең табигать, табигатьне саклау турындагы хикәяләрен сөйләделәр. Алар урман, елгалар турында һәм инде әлбәттә иң тугры дуслары этләре турында матур итеп тасвирлап бирделәр.

Чарада катнашучыларга кулларны кайчан юарга һәм моны ни өчен эшләргә кирәклеге турында сөйләделәр. Әлеге чара «МойДоДыр» презентациясен күрсәтү белән үрелеп барды.

Аннан соң без китапханәнең яшь килүчеләрне шәхси гигиена кагыйдәләре белән таныштыра торган курчак театры карадык.

Соңыннан балалар бик теләп сорауларга җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр һәм уеннар уйнадылар.

   Чара ахырында балалар микроблар турында китаплар карадылар, Остер Г. ның зарарлы киңәшләрен укыдылар һәм К. Чуковскийның «Мойдодыр» әкиятен искә төшерделәр.

Соңыннан балаларга «кулларны ничек дөрес юарга " дигән белешмәлекләр таратылды.

Укучылар витаминнар турында куп мәгълүмат тупладылар. Презентация  карадылар, кроссвордлар чиштеләр,табышмакларга җаваплар таптылар.Укучылар үзләре дә витаминнарның файдасы, витаминнарга аеруча бай булган ризыклар  турында сөйләделәр. Соңыннан “Күңелле эстафета” уенын уйнадылар.

 

13 октябрь Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә 5-11 сыйныфлар арасында  биологиядән бөтенрәсәй олимпиадасының мәктәп туры үткәрелде. Биология- тереклекне өйрәнә торган фән. Барлык укучылар да олимпиадада катнашты. Төрле авырлыктагы биремнәр булуга карамастан, җиңүчеләр дә булды. Җиңүче укучылар муниципаль турда катнашачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International