ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Закон, который ввёл уведомительный порядок при  строительстве и реконструкции садовых и индивидуальных жилых домов, вступил в силу в августе этого года. Напомним, что в соответствии с ним необходимо уведомить власти о начале, окончании  строительства дачного дома, его реконструкции. Уведомление  также заменило разрешение на строительство для индивидуальных жилых домов.

Музыка җитәкчесе Сафина Р.К. һәм тәрбияче Замалиева Г.Г. оештырган бу чарага әзерлек эшләре бер ай алдан башланды. Балалар күп кенә сүзләр истә калдырдылар, шигырьләр ятладылар, биергә, җырларга өйрәнделәр.
Әлеге тамашада балалар кызыксынып, мавыгып, ә иң мөһиме, теләп катнаштылар.
Чара әби-бабайларның күңеленә дә хуш килде, үз оныкларына карата соклану, алар белән горурлану хисе уятты.

Бар катнашучыларны авыл җирлеге башлыгы Р. Ш. Мөхәммәтшин котлады. Бәйрәм программасы 3 өлештән тора иде: кереш, котлау һәм күңел ачу.Чара чәй өстәле артында күңелле сөйләшү белән тәмамланды.

Бу көн-зирәк, хөрмәткә лаек, еллар буена чыдам һәм чыдамлылыкта сыналган – зур хәрефләр белән язылырга тиешле кешеләргә багышланган.
Өлкәннәр көне-чиста һәм якты бәйрәм! Әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз бәйрәме. Бу бәйрәм җәмгыятькә генә түгел, якын-тирәдәгеләрне  кайгыртучанлык һәм игътибар таләп итүче кешеләр яшәвен искә төшерә. Бу көнне үткәрелә торган бәйрәм чаралары ветераннарга рәхәтләнеп ял итәргә, аралашырга, ялгызлыкны җиңәргә мөмкинлек бирә. 30 сентябрь көнне Айдар мәдәният йортында "Бик бәхетле булсын сезнең гомерләрнең чуагы» дип аталган бәйрәм булып узды. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар кунакларны җырлар, шигырьләр, белән сөендерде. Яшь артистларның барысына да күңел күтәренкелеге, сәламәтлек һәм аяз көннәр теләделәр. Балалар чыгышы бик күңелле булды һәм беркемне дә битараф калдырмады. Чара дәвамында җылы сүзләр, котлаулар һәм җырлар яңгырады. Бәйрәмнең дәвамы булып авыл җирлеге, китапханә белән берлектә әзерләнгән чәй эчертү каралды, анда кешеләр күңелле аралаштылар, үзләренең яшь елларын искә төшерделәр һәм яраткан җырларын җырладылар.

2  нче  октябрь көнне Теләче урта мәктәбенең  аттестация  бирүче  укытучылары    педагогик осталык  атналыгы кысаларында   ачык дәресләр күрсәттеләр. Ачык дәресләр  район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре  карадылар. Укытучылар  дәресләрне  югары   дәрәҗәдә үткәрелделәр.

Узган атнада Теләче 2нче балалар бакчасы тәрбиячеләре педагогик осталык атналыгы кысаларында район мәгариф бүлеге методистлары өчен ачык шөгыльләр күрсәттеләр, шулай ук методистлар аттестация узучы педагогларның портфолиоларын карап, әңгәмә уздырдылар. Бакча педагоглары шөгыльләрне югары дәрәҗәдә оештыруда, яңа методик алымнар куллануда һөнәри осталыкларын күрсәттеләр.

Сәламәт яшәү рәвеше - авыруларны профилактикалау һәм сәламәтлекне ныгыту максаты белән аерым кешенең яшәү рәвеше. Сәламәт яшәү рәвеше-ул тиешле туклану, физик әзерлек, рухи кәеф һәм начар гадәтләрдән баш тарту ярдәмендә сәламәтлекне яхшыртуга һәм саклауга юнәлдерелгән кеше тормышы концепциясе. Хәзерге заман кешесенең сәламәтлек торышы күрсәткечләренең түбәнәюенә бәйле рәвештә сәламәт яшәү рәвешен алып барырга, сәламәтлек дәрәҗәсен күтәрүдә шәхси активлыкны аңларга кирәк. Ачы авылы китапханәсендә "сәламәтлек турында китаплар" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, яңа күргәзмә буенча күзәтү һәм әңгәмә оештырылды.

Олы Мәтәскә авылында “Гомер бит ул бер генә” дигән исем белән шул көнне Олылар көне билгеләнеп үтте. Бәйрәмгә, чакыру открыткасы белән, барлык олылар да чакырылды. Көн матур аяз иде. Бәйрәмчә киенеп апа-абыйлар мәдәният йортына агылдылар. Алар мул табын артында укучыларның концерт номерларын карап үзләренчә ял иттеләр.  Шулай ук үзләре дә бик актив катнаштылар. Олыларны бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы, ветераннар советы рәисе, мәктәп директоры котладылар.  Алар, үзләренә шундый хөрмәт, ихтирам булганга сөенеп күңелләре булып таралыштылар.

Өлкәннәребез үзләренең яшьлек елларын искә төшерделәр. Бәйрәмебез кунакларына иң изге теләкләр теләнде. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.

Россия Федерациясендә 1992 елдан  билгеләп үтелә торган Халыкара өлкәннәр көне-бәйрәм генә түгел, ә өлкәннәр өчен бер-берсе белән аралашу мөмкинлеге дә. Әлеге матур традициягә әверелгән бәйрәмгә багышлап Айдар авыл китапханәсе, мәдәният йорты авыл җирлеге белән берлектә“Бик бәхетле булсын сезнең гомерләрнең чуагы” дип исемләнгән  күркәм чара уздырды. Мөхтәрәм һәм хөрмәтле өлкәннәрне котлап бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Хасаншин Х.Ш. ачып җибәрде. Өлкәннәр өчен җылы ризык әзерләнде.  «Онтылмас мизгелләрдән тора сезнең гомерләр” дип исемләнгән китап күргәзмәсе китап укучы өлкән буынга тәкъдим ителде. Алар бер-берсе белән күрешеп, очрашып ял итәргә мөмкинлек тудырганнары өчен оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткереп чарадан күтәренке кәефтә таралыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International