Өлкәннәр көне- иң мәрхәмәтле бәйрәм. Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә Өлкәннәр көненә багышланган чаралар 29 сентябрь көнне үткәрелде. Бәйрәм ветеран укытучыбыз Нигъмәтҗанова Гамбәрия Нуриевнаның 70 яшьлек юбилее белән туры килде. Татаналы чарага Гамбәрия Нуриевнаның укучылары, аны хөрмәт иткән авылдашлар килгән иде. Ветераныбыз үз адресына бик җылы котлау сүзләре кабул иттте.
29 сентябрь көнне Шәтке мәдәният йортында, Шәтке авыл җирлеге Советы, спонсорлар, ҖЧҖ “Агролак” ширкәте, мәдәният хезмәткәрләре һәм Шәтке урта мәктәбе өлкән буын кешеләре өчен “Сезнең эшләр, сезнең акыл көче, мәңгелеккә җирдә калачак” дигән исем астында зур бәйрәм чарасы оештырды. Бәйрәм кичәсендә катнашкан өлкән кешеләребез кайнар чәй табыны артында, тәмле ризыклардан авыз иттеләр. Авыл үзешчәннәренең тематик концертын карадылар һәм үзләре дә бик теләп чыгыш ясадылар.
Ул һәр даими китапларны яратып укып баручы Елезарова Мария апа. Узенең сәламәтлеге бик нык булмасада , ул шушы 3 кварталның иң күп китап укучысы. Һәм китапханәче аның хәлен белергә барып,тагын китаплар алып килде.
1 нче октябрь көнне Олы Мишә мәдәният йортында Халыкара Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм үтте. Бу кичәдә Олы Мишә урта мәктәбе укучылары да үзләренең әбиләренә, дәү әниләренә иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Бәйрәм белән котлап, открыткалар бүләк иттеләр. Әдәби монтаж аша өлкәннәребезгә изге теләкләрен теләделәр.
Чираттагы китапханә гәҗитенең 2018 нче елда 9 нчы саны дөнья күрде. Бу гәҗиттә - китапханә эшчәнлеге, анда оештырылган төрле чаралар, кичәләр, кызыклы конкурслар яктыртылды.
Китапханәче Гильмутдинова Р. “Тәмле сүз” китабы белән таныштырып, шигырьләр, хикәяләр аша әдәплелек, шәфкатьлелек турында сөйләп үтте. Балаларга дәрестә, урамда, өстәл янында, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатты.
28 сентябрь көнне балаларны милли йолаларыбыз, гореф гадәтләребез белән таныштыру максатыннан “Борынгы йолаларның яшьлеге” дип исемләнгән чара үткәрелде. Чарада катнашучылар өчен буклетлар әзерләнде. Буклетлар китап укучыларны милли йолаларыбыз, гореф гадәтләребез белән таныштыра.
Алар мәдәният өлкәсендә эшләгән өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар һәм пакет белән күчтәнәчләр тапшырдылар.
Көзнең явымлы, салкынча көннәре башлану белән тын юллары авырулары, төчкерүче-йөткерүчеләр саны арта, грипп баш калкыта. Грипп социаль әһәмияте ягыннан йогышлы авырулар арасында беренче урында тора. Ә йогышлы авырулар төрле катлаулануларга, күңелсез хәлләргә китерергә мөмкин. Шуңа күрә дә соңгы елларда гриппка каршы вакцинация үткәрүгә зур игътибар бирелә. Бу турыда авыл фельдшеры Галявиева Р. ата-аналарга тулы мәгълүмат бирде һәм прививка ясатуның мөһимлеге турында искәртте.
Хөрмәтле укытучыларыбыз!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Укытучы көне белән котлыйбыз!
Бүгенге истәлекле көндә барлык педагогларга рәхмәт сүзләре белдерәсе һәм хөрмәт күрсәтәсе килә. Сезнең профессиональ, игътибарлы, таләпчән булуыгыз һәм күңел җылыгыз безнең балаларга сәләтләрен һәм талантларын ачарга ярдәм итә.
Кем булуыбызга һәм нинди һөнәр сайлавыбызга карамастан, һәрбербезнең тормышында үз Укытучысы булган. Без барыбыз да, барыннан элек, кемнәрнеңдер укучылары, бездә булган яхшы сыйфатлар – алар да шул исәптә зирәк остазларыбыз хезмәте. Чын укытучы – ул белем бирүче генә түгел , ә укучыны шәхес итеп тәрбияләүче дә.