ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Ярышта республикабызның 28  районыннан  424 кә якын спортсмен катнашты. Өстәмә белем бирү укытучысы Заббаров А.Ф. җитәкчелегендә әлеге ярышта 7 укучы катнашты. 

Барлыгы 11 команда катнашкан әлеге ярышларда “Теләче” балалар спорт мәктәбеннән Теләче, Шәтке, Олы Мәтәскә урта мәктәбе кызларыннан торган ике команда катнашты. Тренер-укытучылары: Зәкиев Ә.Х., Габделхәев Р.Х., Шәяхмәтов Ш.А.

Шул уңайдан, Теләченең беренче номерлы балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркеменә йөрүче балаларның әби-бабайлары чакырылган иде. Әлегедәй матур очрашу бакчабызда һәр елны үткәрелеп килә. Бәйрәмгә килгән әби-бабайларга зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары  шигырьләр , матур-матур җырлар, күңелле биюләр әзерләгәннәр иде. Берсеннән – берсе матур итеп киенгән балаларның һәр чыгышын көчле алкышлар белән каршы алдылар, яратып һәм сокланып карадылар өлкәннәр. Җыр-биюләрдән соң, әби-бабайлар чәй табынына уздылар. Кадерле кешеләребез- әби,бабай, дәү әни, дәү әтиләребез яшь буынга үзләренең зирәк киңәшләрен биреп, балалары, оныклары янәшәсендә озак гомер кичерсеннәр. Өлкәннәргә бәйрәм көннәрендә генә түгел, һәрвакытта да якыннары тарафыннан игътибар һәм хөрмәт күрсәтелсен иде дигән теләктә калабыз.

Барлыгы 32 команда, 300 спортчы катанашкан әлеге ярышларда  тренер Сафин А.З., команда вәкиле Гыйниятуллин И.С. җитәкчелегендә  «Теләче» балалар спорт мәктәбе командасы да булып, 4 урын алып кайтты.

Әлеге чарада Олы Кибәхуҗа мәдәният йорты директоры Хузин Р.В. та катнашты.

Бәйрәмгә авылыбызның өлкән яшьтәге әби-бабайлары чакырылды. Бәйрәм кичәсен авылыбызның җирле үзидарә башлыгы Р.Ш. Мухаметшин котлау сүзләре белән ачып җибәрде. Чыгыштан сон өлкәннәребез хөрмәтенә концерт куелды һәм юбиляр әбиләребезне котлап бүләкләр тапшырылды. Җырчыларыбыз һәм “Сәйлән” бию төркеме яшьләре чыгышлары тамашачыларыбызның күңеленә хуш килде һәм көчле алкышларга күмелде. Өлкәннәребез үзләре дә җырлап, биеп күңел ачтылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International