ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Бу очрашу балаларның буш вакытлырын хәрәкәттә, сәламәтлек өчен файдалы шөгыл белән һәм мәдәният йортына тарту чарасы буларак даими оештырыла.

Югары  Кибәхуҗа  урта мәктәбендә  бер ай дәвамында  «Китапка икенче тормыш» акциясе барды. Укучылар  китапханәдә китаплар төпләделәр, картотеканы  тәртипкә китерделәр, китапханәгә үзләре укыган  кызыклы китаплар тапшырдылар.  Ин күп китап тапшыручы 7 сыйныф укучылары. Шулай ук акция кысаларында  башлангыч сыйныф укучыларын яңа китаплар белән таныштыру, аларга әкиятләр уку да оештырылды.

1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне. Шул уңайдан, 27 октябрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендэ өлкәннәр көненә багышланган әдәби кичә уздырылды.Кичә укучыларның күңелле җырлары, матур биюләре,  шигырьләре  белән үрелеп барды. Өлкәннәргә укучылар кулы белән   эшләнгән стәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.

Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне бәйрәм белән котлыйбыз. Сезгә гаилә бәхете, озын гомер телибез.

25  нче сентябрьдә   Бөтенроссия фән олимпиадаларының мәктәп  этабы башланып китте. Теләче урта гомумбелем  мәктәбе укучылары   тарих, экономика, математика , информатика,  дөнья  культурасы, җәмгыять  белеме фәннәреннән     олимпиада биремнәрен үтәделәр инде.  Олимпиадалар  дәвам итә. Уңышлар сезгә, балалар!

Дәреснең максаты балаларда аңлы рәвештә һөнәр сайлау, аның тормышта кирәклеген аңлату булды. Дәрес уен формасында булды.

“Педагогик осталык” атналыгының төп максаты тәрбиячеләрнең дәресләрендә булу һәм ачык дәресләр бирү юлы белән  һөнәри компетентлыгын карау.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International