Әлеге чарада башкалабыздан олы кунак -Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы Ассоциациясе рәисе Гөбәйдуллин Әгъзәм Самат улы, Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Илдус Фатих улы, районның авыл җирлекләре башлыклары һәм оешма җитәкчеләре дә катнашты.
Очрашу Суслангер поселогында булган 1941-1943 еллар вакыйгасын күңелдә яңарту белән башланып китте. Шулай ук, М. Черепановнын хәбәрсез югалган 77 райондашыбызның исемлеген районга тапшыруы хакында сүз барды. Югалган авыллар исемлеге барланып, әлеге авыллар хакында күбрәк мәгълүмәт туплау бурычы куелды.
Бу кешеләр аеруча ярдәмгә мохтаҗ. Аларны пенсия белән тәэмин итү, медицина һәм социаль-көнкүреш хезмәте күрсәтү, хокук һәм ташламалар мәсьәләләре борчый. Әмма аларны йорт яны хуҗалыгы, консервацияләү, бәйләү буенча китаплар да кызыксындыра.
Бу максаттан без пенсионерларга өйдә хезмәт күрсәтүгә һәм китап сөючәнлеккә зур игътибар бирәбез. Хезмәт күрсәтү вакытында төрле тематика буенча әңгәмәләр үткәрәбез, китаплар алмашабыз һәм төрле мәсьәләләр буенча кирәкле мәгълүмат бирәбез.
Әстерхан шәһәрендә эшче-һөнәрче гаиләсендә туа. 1928 елда берьюлы кечкенә-кечкенә өч китабы – «Заманасы шундый», «Миңсылу» исемле көлке хикәяләр җыентыклары һәм «Яңа яшьләр» дигән комедиясе дөнья күрә, ә аннан соң «Мансуровлар гаиләсе» драмасы Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уйнала. «Язның беренче көне» (1963), «Яшенле яңгыр» (1966) исемле күләмле повестьларын яза. Әлеге датага багышлап Урта Мишә авыл китапханәсендә “Язучы һәм журналист” исемле күргәзмә куелды. Г.Минский – 1955 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
Балалар чара барышында чәчәкләр турында табышмакларга җавап биргәннәр,чәчәкләр турында җырлар җырлаганнар.
26 нче сентябрьдә Теләче урта мәктәбе укучылары район полиция бүлеге хезмәткәрләре белән очраштылар. Полиция хезмәткәрләре укучыларга юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, видеороликлар күрсәттеләр. Юлларда бик сак йөрергә кирәклеген искә төшереп торсын өчен, балаларга көндәлекләр дә тапшырдылар. Укучылар юл йөрү кагыйдәләрен һәрчак үтәрбез дип ышандырдылар. Полиция хезмәткәрләре үткәргән бу чара укучыларга бик ошады. Юлларда бик сак булыйк, балалар!
25 нче сентябрьдә Теләче урта мәктәбе укучылары район мәдәният йортында үткән, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт Филармониясе каршында оешкан Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле концертын карау бәхетенә ирештеләр. Зур концерт балалар күңелендә матур кичерешләр калдырды.
Объявление о приеме документов для участия в конкурсе на замещение вакантной должности Исполнительного комитета Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан