ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Менә көз дә килеп җитте. Табигатьнең төрле төскә чумган чагы. Көзге темага күпме шигырьләр, табышмаклар, мәкальләр уйлап чыгарылган.

       Бүген без балалар белән прагулка вакытында көз турында әнгәмә үткәрдек, үсемлекләрне һәм агачларны күзәттек. Балалар агачлардагы яфракларны җыйдылар.  Балаларга көзге табигатьне күзәтергә бик ошады.


20
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Иң беренче тәрбияче балалар белән экскурсия вакытында үтәлергә тиешле табигатьтә үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен искә төшерде. Болынга килгәч балалар үләннәрне карадылар, чәчәкләрдән төркем бүлмәсен бизәү өчен  бәйләмнәр ясадылар, йорт хайванын күзәттеләр. Экскурсиядән балалар уңай тәэсирләр һәм хис-кичерешләр белән тулып кайттылар.

Без дә көзне яратабыз.  Шуңа күрә укучылар өчен «Әдәби көз» исемле китап күргәзмәсе әзерләделәк, анда төрле яшьтәге китап укучылар өчен дә китаплар тәкъдим ителде. Яшь китап укучыларны табигатьтә көзге үзгәрешләр, хайваннар тормышы һәм көзге айлар турында китаплар һәм журналлар көтә. Әдәбият материаллары буенча гербарий төзергә һәм табигый материаллардан эшләнмәләр ясарга өйрәнергә була.

 Күргәзмәдә көз турында рус шагыйрьләренең шигырьләре җыентыклары тәкъдим ителгән.

Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә өстәмә белем бирү педагогы Шаипова Р.И җитәкчелегендә “Адым арты адым” түгәрәге яңа уку елында да эшләвен дәвам итә. Башлангыч сыйныф укучылары оригами техникасы буенча ромашка ясарга өлгерделәр дә инде. Түгәрәккә укучылар бик теләп йөриләр.

19 сентябрь көнне Ачы авыл китапханәсендә язучыларның юбилейлары уңаеннан "айның юбиляр язучылары" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Биредә бөек язучылар Лев Николаевич Толстойның әсәрләре җыелган, аңа 190 яшь һәм бөек татар балалар шагыйре, Абдулла Алишның тууына 110 ел тулды. Китап күргәзмәсенә күзәтү һәм язучылар әсәрләре буенча әңгәмә үткәрелде.

14 нче сентябрь  көнне  Теләче  урта мәктәбендә  «Культурный дневник школьника» дигән бердәм дәрес һәм кичә үтте.  Кичәдә барлык башлыгыч сыйныф укучылары мәдәният көндәлекләре белән бүләкләнделәр.

Катнашу өчен балалар ике командага бүленде. Һәр команданы биш станция көтә иде, аларда аларга спорт әзерлеге генә түгел, әдәби белем дә кирәк иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International