Җәй буе Максабаш мәктәбе коллективы мәктәп яны тәҗрибә участогында тырышып эшләде. Безнең хезмәтебез нәтиҗәсендә мәктәбебез, тирә-якка ямь биреп, аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утыра. Без шулай ук яшелчәләр үстерүгә дә зур игътибар бирәбез. Бигрәктә кишер һәм чөгендердән мул уңыш җыеп алабыз. Чөнки алар составында кеше организмы өчен кирәкле витаминнар күп.
Ангина белән авырганда тамакны кишер согы белән чайкыйлар. Яңа уылган сусыл кишер ашауның да файдасы бар. Азканлылык, атеросклероз чирләре вакытында, күз күрүе начарланганда, эч кипкәндә көн саен 100 грамм уылган кишер ашыйлар. Үт куыгында, сидек куыгында, бөердә таш булганда термоста 3 аш кашыгы кишер орлыгына 3 стакан кайнар су коеп 8 сәгать төнәтәләр. Суынган төнәтмәне көнгә 3 тапкыр ашарга 20 минут кала 1 стакан эчәләр. Искәрмә. Бөер-таш авыруларының көчле формасы белән авырганда кишер ашаудан тыелырга кирәк. Сәламәт кеше дә кишер соклары белән бик мавыкмасын иде. Артыкка китсә, баш авырта, биткә бетчә чыга, температура күтәрелә, сөяк буыннарында авырту сизелә.
Әлеге конкурста Шәдкедән Мухаметхановлар, Теләчедән Нәҗметдиновлар һәм Майсурадзелар семьясы катнашты.
Шул уңайдан Айдар мәдәният йортында китапханәче, мәдәният йорты мөдире патриотик акция үткәрде. Тынычлык символы булган күгәрченнәр беркетелгән шарлар мәдәният йортының "Бәхетле балачак" берләшмәсенә йөрүчеләр тарафыннан, күгебездә һәрвакыт тынычлык булуын теләп, зәңгәр күк йөзенә озатылды. Акциянең максаты патриотизм, батырлык, тәвәккәлек сыйфатлары тәрбияләүдә иде.
20 нче сентябрьдә Теләче урта мәктәбендә 3 нче сыйныф укучылары өчен зур бәйрәм чарасы узды. Укучылар тантаналы рәвештә Татарстан Варислары берлегенә кабул ителде. Бәйрәм барышында яшь эзтабарлар шигырьләр сөйләделәр, төрле конкурсларда катнаштылар, үз көчләрен сынап карадылар. Югары сыйныф укучылары аларны оешманың уставы, кагыйдәләре белән таныштырды.
Яна кайткан китапларга информацияләр бирелде, укылган китаплары алыштырылды.
Зөлфия Камиловна укучыларны гриппның беренче билгеләре һәм аны кисәтү чаралары белән таныштырды. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Әңгәмә ахырында Зөлфия Камиловна халык медицинасы белән таныштырды һәм укучыларга ныклы сәламәтлек, укуларында уңышлар теләде.
Аның максаты «терроризм» һәм «террорист» төшенчәләренә билгеләмә бирү, балаларда террорчылык һәм экстремистлык кебек куркыныч күренешләргә каршы тискәре караш тәрбияләү иде. Әңгәмә барышында укучыларга илебездә булган терракт очраклары турында сөйләнде, куркыныч хәлләргә юлыкмас өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәклеге төшендерелде. Шулай ук дөрес булмаган адым ясауның аяныч нәтиҗәләргә китерүе әдәби геройлар мисалында аңлатылды. Ахырдан шушы темага кагылышлы берничә видеоролик күрсәтелде.