Бу чарада балаларга табигатьне ничек саклау, ул нәрсә өчен кирәк, без үзебездән нинди өлеш кертәбез дигән сораулар куелды һәм дөрес җаваплар да алынды. Очрашу барышында балалар белән тирә-юнне яшелләндерү максатыннан, агачлар да утыртылды.
Бу изге эштә Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл җирлегендә эшләүчеләр дә актив катнаштылар. Алар мәдәният йорты биләмәсенә бик күп агачлар (каен һәм чыршы) утырттылар.
Дәрес барышында туган якка патриотлык хисләре һәм мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, Татарстанның мәдәни учаклары, мирасы белән таныштырдылар. Мәдәни көндәлекнең эчтәлеге һәм аны тутыру тәртибен аңлаттылар. Ахырдан укучыларга мәдәни көндәлекләр тапшырылды.
14 сентябрь көнне Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә мәдәни дәрес үткәрелде. Бу чарада башлангыч сыйныф укучылары, аларның укытучылары һәм Олы Мәтәскә авылы китапханәчесе Хуҗиәхмәтова З.Г. катнаштылар. Китапханәче башта укучыларны мәдәни көндәлек белән таныштырды. Сүз укытучыларга бирелде. Алар укучыларны актив булырга өндәделәр һәм уңышлар теләделәр. Ахырда балаларга мәдәни көндәлек өләшенде.
Әлеге дәрес кысаларында башлангыч сыйныф укучыларына мәдәни көндәлек тапшырылды. Балаларга әлеге көндәлекнең ни өчен кирәк икәне, аны тутыру тәртибе, көндәлекне саклап тотуның мөһимлеге аңлатылды.
Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен бердәм мәдәни дәрес үткәрелде. Китапхәнәче Альбина Рахматуллина укучыларны Республиканың мәдәни һәм тарихи урыннары белән таныштырды. Чара азагында укучыларга мәдәни көндәлекләр тапшырылды.
12 сентябрь көнне Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы балалары, тәрбиячеләре белән бергәлектә, мәктәпкә экскурсиягә бардылар. Балалар анда үзләренең булачак беренче укытучылары һәм сыйныф бүлмәләре белән таныштылар, хәтта парта артына утырып үзләрен чын укучылар итеп тә хис итә алдылар. Шулай ук балалар китапханәдә булып, андагы китапларның күплегенә шаккаттылар. Балалар экскурсиядән үзләре өчен бик күп яңалык аладылар һәм тизрәк мәктәпкә барасы килү теләге белән янып кайттылар.
Безнең очрашу Татарстан мәдәнияте турында кызыклы әңгәмә белән башланды. Без бу көн уңаеннан әзерләнгән « Татарстан-минем туган ягым»стендына таянып, республикабызның мәдәни – тарихи мирасын искә төшердек.
Аннары без «Укучының мәдәни көндәлеге»нда тәкъдим ителгән бурычларның барысын да тәртип сакчылары өчен җентекләп тикшердек. Тутыруның этаплылыгын һәм әлеге көндәлек конкурсларында катнашу мәсьәләсен хәл итәргә тырыштык. Әлеге проект ярдәмендә балалар үзләренә ошаган шөгыльне сайлый алачаклар.