Законодатели внесли изменения в десятки нормативных актов, Включая Земельный, Градостроительный, Лесной и другие кодексы для того, чтобы систематизировать нормы об охранных зонах.
Бу чарада башлангыч сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре, педагог- организатор катнашты. Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Р. балаларга “Укучының мәдәни көндәлеге” нидән гыйбарәт, аны тутыру кагыйдәләре һәм җиңүчеләрнең нинди номанацияләрдә билгеләнәчәге турында аңлатты. “Татарстан буйлап сәяхәт” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
Әлеге чара Татарстан мәдәният министрлыгы инициативасы һәм Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән “Укучының мәдәни көндәлеге” республикакүләм мәдәни-укыту проекты кысаларында узды. Китапханәче Гөлфия Мухаметшина балаларны “Укучының мәдәни көндәлеге” нидән гыйбарәт, аны тутыру кагыйдәләре һәм җиңүчеләрнең нинди номанацияләрдә билгеләнүе белән таныштырды.
Балалар язучының тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат тыңладылар, аның «Ана әкиятләре» китабындагы әкият геройлары белән таныштылар. Чара барышында А. Алишның "Мактанчык Чыпчык белән Тыйнак Сыерчык", "Бикбатыр белән Биккуркак", "Ялкаулык - хурлык, тырышлык – зурлык", "Куян кызы", "Койрыклар"әкиятләре укылды.
Балалар укылган әкиятләр турындагы фикерләре белән уртаклашып – А. Алишның барлык әкиятләре безгә тормышта яхшылыкны, яманлыкны күрергә, хезмәт сөючән, өлкәннәрне яратырга һәм хөрмәт итәргә, игелекле булырга өйрәтә дигән фикерләрен җиткерделәр, өйдә уку өчен әкиятләрен алдылар.
Балалар бөек язучының әсәрләре белән таныштылар, «Маша и медведь», «Лев и собачка», «Косточка», «Филипок», «Котенок» әкиятләрен тыңладылар.
13 нче сентябрь көнне Теләче урта мәктәбе хезмәткәрләренең гомуми җыелышы үткәрелде. Җыелышта мәктәптә эшне оештыру кагыйдәләре кабул ителде, үткән уку елы буенча нәтиҗәләргә йомгак ясалды, яңа уку елына бурычлар куелды. Җыелышны мәктәп директоры Р.Р. Назипов йомгаклады.
Балалар «Урманга булышыйк!» дип аталган экологик чарада бик теләп катнаштылар. Алар якын-тирәдәге урман аланына сәяхәткә барып, табигатьнең көзгә алмашуын күзәтеп, аның матурлыгына хозурланып кайттылар. Әти-әнилэре белән балалар өйләреннән алып килгән яшь агачларны утырттылар. Мондый эшләр белән балаларыбыз дөрес тәрбия алып, киләчәктә табигатькә сакчыл карап, урманнарыбызның матурлыгын, байлыгын саклап калырлар дип ышанып каласыбыз килэ.
Шул уңайдан Иске Җөри урта мәктәбенә укучылар белән очрашуга районның “Форпост” җитәкчесе Радик Сәйфетдинов, район имам –мөхтәсибе, республиканың Төньяк төбәге казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев, балалар арасында хокук бозуларны кисәтү инспекторы Фәннүр Шакиров килде.
Җыелышка Казан шәһәрендәге "Юл хәрәкәте иминлеге" профилактика бүлеге территориаль идарәсенең Саба районы бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н. һәм район мәгариф бүлеге методисты Җиһангараева Х.М. чакырулы иде. Алар җыелышта чыгышлар ясадылар һәм ата-аналарның сорауларына җавап бирделәр, тәкъдимнәрен тыңладылар.
Балалар бакчасы мөдире Ф. Ф. Хәсәншина ата-аналарга узган уку елы вакыйгалары, киләсе уку елына эш планнары турында сөйләде, ата-аналарның кызыксындырган сорауларына җавап бирде. Шулай ук җыелышта өлкән тәрбияче Галимова Н.Ф. балалар бакчасында тәрбия-белем бирү процессын оештыру турында аңлатып үтте.