ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

28 август көнне Айдар авылы китапханәсендә  республикабызның мәдәни, сәяси һәм икътисади үсеше, тарихы турында мәгълүмат бирә торган, шулай ук Казанның истәлекле урыннарын, тарихын яктырткан китаплар урын алган   «Яшьнәп яшә, Татарстан!» дип исемләнгән күргәзмә эшләде. Әлеге күргәзмә Татарстанның истәлекле һәм күркәм урыннарына мавыктыргыч сәяхәт ясарга, бай мәдәни мирасын күзалларга, туган җиребезгә мәхәббәт һәм горурлану хисләре тәрбияләргә ярдәм итә.

Низамов Сәләх Низам улы 1905 елда Теләче районы Шәтке авылында урта хәлле крестьян семьясында туа. Низамов 1952-1959 елларда  ТАССРның Югары Совет президиумы председателе булып эшли.  Шул ук вакытта Югары Советта депутат та була.

Ул шигырьләр, төрле конкурслар,спорт һәм эстафета уеннары белән үрелеп барды. Чара күтәренке рухта үтте һәм бераз гына дулкынландыргыч та булды,чөнки җәй белән саубуллашыр вакыт җитте. Балаларга бәйрәм бик ошады.

Башта китапханәче Татарстан Респуликасы, аның символикалары турында кыскача мәгълүмат бирде. Балалар Татарстан турында шигырьләр сөйләделәр, соңыннан футбол уйнадылар.

Китапханәче балаларга көн режимын саклауның, чыныгуның һәм дөрес туклануның файдасы турында сөйләде. Балалар хәрәкәтле уеннарда, спорт эстафеталарында катнаштылар.

Чара барышында балаларга бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында сөйләнде. Ә алар үз чиратында тынычлык темасына багышланган мәкальләр белән уртаклаштылар.

Китап күргәзмәсенә күзәтү ясалып, китап укучылар Татарстан тарихы, күренекле шәхесләр һәм гореф – гадәтләр белән таныштырылды.

1 сентябрь көнне Баландыш авыл китапханәсенең ишеге үзенең укучылары өчен бәйрәмчә ачылды.”Белем дөньясы һәм китап- ничек кызыклы һәм бөек”дигән мәгълүмат көне үткәрелде.Китапханәче 3 нче сыйныф укучыларын каршы алып,аларны китапханә белән якыннан таныштырып,экскурсия үткәрде.Яңа кайткан китаплар һәм журналларга да күзәтү ясалды.

Чарага "Казан гүзәл башкалам!"дигән күргәзмә куелды. Укучылар бик теләп күргәзмәгә куелган ,Татарстан тарихы турында сөйләүче китаплар белән таныштылар. Китапханәче укучыларга Татарстан Республикасында  дус, тату яшәүче күпмилләтле халык, аларның гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте турында сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International