ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

30 август көнне Ямбулат авылы китапханәсендә Республика көне  уңаеннан "Тарихым данлы дастан - Ватаным Татарстан" дип исемләнгән гәҗит - журналлардан күргәзмә оештырылды һәм күзәтү үткәрелде. китапханәгә килүчеләр биредәге күргәзмә аша танышып бу бәйрәмне,  иң мөһим тарихи вакыйгаларны үз эченә алган көн, дип истә калдырырлар.

Теләче җирлекара китапханәсенең уку залында шушы уңайдан китап укучылар өчен «Тынычлык һәм изгелек юлыннан» дип исемләнгән күргәзмә төзелде.

Әлеге күргәзмәгә мәгарифкә, укуга якын булган “Гаилә һәм мәктәп”, “Мәгариф” журналлары һәм гәҗит битләрендә басылып чыккан язмалар куелды.

Бүген Алан урта гомумбелем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары белән «Светофория иленә сәяхәт» дигән темага сыйныф сәгате үткәрелде. Балалар юл йөрү кагыйдәләре буенча мавыктыргыч хәрәкәтле уеннар   уйнадылар. Сыйныф җитәкчеләре Хәсәнова Г.Ә. ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләре турында яңа белемнәр тупладылар.

Бүгеннән уку елы башлана. Бу уку елының беренче дәресе «Тынычлык дәресе» дип аталды. Дәрес барышында укучылар икенче бөтендөнья сугышы буенча белемнәрен ныгыттылар, яңа мәгълүматлар тупладылар.

Менә тагын җәйләр узды һәм сагынып көтеп алган 1 – сентябрь – Белем бәйрәме килеп җитте. Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә, укытучылар да. Балаларны да, өлкәннәрне дә шушы көтеп алынган ямьле бәйрәм белән тәбрикләргә Баландыш төп мәктәбенә мәртәбәле кунаклар килде. Теләче районы газетасы “Татмедиа” АҖ филиалы директоры-баш мөхәррир Л.Й.Хузин, Баландыш авылы җирле үзидарә җитәкчесе Йосыпов Р.М һәм авылыбызның эшмәкәре Мухаметшин Р.Ш. укучыларга җылы теләкләр, зур бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм белән!

«Белем» көне  һәр укучы өчен иң шатлыклы бәйрәм. Шушы тантаналы вакыйгадан яңа уку елы башлана. Ата-аналар да, мөгаллимнәр дә әлеге бәйрәмгә алдан ук әзерләнделәр. Бу уку елының беренче дәресе «Тынычлык дәресе» дип аталды. Дәрес барышында укучылар икенче бөтендөнья сугышы буенча белемнәрен ныгыттылар, яңа мәгълүматлар тупладылар.

Бүген , Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә шаулап “Белем бәйрәме”  үтте. «Белем көне»  һәр укучы өчен иң шатлыклы бәйрәм. Шушы тантаналы вакыйгадан яңа уку елы башлана.Укучыларны бәйрәм белән тәбрикләргә бик күп кунаклар килгән иде. Алар укучыларга үзләренең теләкләрен җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм бик күңелле үтте. Бу уку елының беренче дәресе «Тынычлык дәресе» дип аталды. Дәрес барышында укучылар икенче бөтендөнья сугышы буенча белемнәрен ныгыттылар, яңа мәгълүматлар тупладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International