ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

1 сентябрь – Белем көне Теләче урта гомумбелем мәктәбендә тантаналы линейка белән башланып китте. Бәйрәмгә укучылар, укытучылар, әти-әниләр, бик күп кунаклар килгән иде. Укучыларны һәм укытучыларны, әти-әниләрне бәйрәм белән  Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары  И. А. Миннигулов ,  Теләче авыл советы җитәкчесе И.Р. Мараков, РОСТО ДОСААФ председателе  Р.Р. Нуретдинов  һәм мәктәп директоры Р. Р.  Назипов  котлады. Безнең мәктәп бик күп мәртәбәле конкурсларда җиңү яулаган өчен грамоталар һәм  бүләкләргә лаек булды. Бәйрәм ачык дәресләр белән дәвам итте. Хәерле юл сезгә, кадерле балалар!

Бүген Максабаш башлангыч мәктәбендә Белем бәйрәме гөрләде. Мәктәп укучыларның, әти-әниләрнең, килгән кунакларның шатлыклы авазлары белән яңгырап торды. Укучылар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, хөрмәтле укытучыларын котладылар.   Яңа уку елына теләкләр теләнде. Укучыларны һәм мөгаллимнәрне дәрескә дәшеп, кабат беренче кыңгырау чыңлады.  Соңыннан мәктәпнең чәчәк бакчасы һәм мәктәп стеналары фоныныда фотога төштеләр. Бәйрәм укучылар күңелендә, онытылмаслык хатирә булып сакланыр.

Бүген белем бәйрәме. Аны һәркем зур дулкынлану белән көтеп ала. Әлеге көн җәй белән саубуллашу сагышы да һәм шул ук вакытта дуслар, укытучылар белән кабат очрашу шатлыгы да. Белем бәйрәмен мәктәп директоры Ибушев Александр Алексеевич ачып җибәрде, ул бәйрәм белән котлады, мәктәбебезнең узган уку елындагы уңышлары белән таныштырды. Чыгышының ахырында беренче сыйныф укучыларын тантана түренә чакырды. Беренче сыйныфка быел 3 укучы кабул ителә. Алар бәйрәмгә әти-әниләре белән бергә килгәннәр. Алар матур итеп шигырьләр сөйләделәр, белем иленә ачкыч кабул иттеләр. Килгән кунаклар да буш кул белән килмәгән. , "Агролак" ширкәте җитәкчесе Гилязетдинов Фәрит Фарукович принтер бүләк итте. 

Бәйрәм дәвамында 2017-2018 уку елында аеруча зур уңышларга ирешеп эшләгән укытучылар Гимадиева Равия Сахабетдиновна, Давлетшина Разина Хакимзяновна һәм Ибраева Залида Госмановна Мактау кәгазе тапшырылды. Б

Укучыларыбыз җәйне бушка гына уздырмаган, күмәк хуҗалыккка ярдәм иткәннәр. Аларны күмәк хуҗалык җитәкчесе Фәрит Фарукович акчалата бүләкләде. 

Шулай итеп бәйрәмебез Беренче кыңгырау чыңы белән тәмамланды. Беренче сыйныфка килүче 3 укучы унберенче сыйныфлар озатуында беренче дәрескә кереп китте. Алардан соң барлык укучылар да "Тынычлык дәресенә" ашыкты. Илләребез тыныч, күкләребез аяз булып, уку елын зур уңышлар белән тәмамларга дигән теләкләр белән яңа уку елын башлап җибәрдек.

Мәктәп укучылыры,студентлар, укытучылар,гомүмән, уку прцессына катнашы булган бар кеше ел саен 1 нче сентябрь көнен Белем көне буларак билгеләп үтә. Әлеге көн рәсми рәвештә дәүләт календарында 1984 нче елда барлыкка килә.Бу көн укучылар өчен генә түгел, ә һәр кеше күңелендә  мөһим урын алып тора.

Быелгы уку елы да 1 нче сентябрдан башланып китте. Шушы уңайдан Олы Нырсы урта мәктәбендә дә тантаналы линейка булып узды.

Ярышта Теләче районы җыелма командасы составында Теләче һәм Югары Кибәхуҗа мәктәбе укучылары  катанашты ( балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәге өстәмә белем бирү педагогы А.Хәбиров).

2018 елның 29 август көнне Пирамида куңел ачу үзәгендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Минниханов катнашында Республики көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды.

Әлеге чарада безнең районнан Соцөиалистик хезмәт герое Гөлбикә Галиевна Кәримова катнашты.

Китап укучылар игътибарына Татарстан тарихын чагылдырган китаплар һәм журналлар куелды. Күргәзмәгә куелган материаллардан, яшүсмерләр Татарстаннның тарихи – мәдәни урыннары белән таныштылар, Республика гимның тыңладылар.

Китапханәче китапханәгә килүчеләрне шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды, шигырьләренә, поэмаларына күзәтү ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International