2018-19 нчы уку елының 3 нче сентябре Баландыш төп мәктәбендә иртәнге линейкадан башланды. Чарада 1 нче сыйныф укучыларына АК БАРС банкы тарафыннан әзерләнгән “Экология иленә сәяхәт” комплекты тапшырылды. Комплект составына керүче дисктагы уеннарны https://game.akbars.ru сайтыннан да алырга мөмкин. Шулай итеп, әсбапны башка сыйныф , бүтән регион укучылары да файдалана ала.
30 август көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында Республика көне уңаеннан китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре берлектә берләшмәгә йөрүче балалар белән “Туган җирем Татарстан” исемле әдәби сәгать үткәрде.Кичәнең төп максаты балаларга туган илгә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү.
3 нче сентябрь – Терроризмга каршы бердәм көрәш көне буларак билгеләп үтелде. Шуңа атап мәктәптә Бесланда һәлак булганнарга багышланган линейка үткәрелде. Бесландагы трагедия беркайчан да кабатланмасын. Сугышлар булмасын!
Фильмны карарга башлангыч һәм өлкән сыйныф укучылары, урта буын кешеләре дә килгән иде. Балалар өчен күрсәтелгән “Фердинанд”, ә урта буын тамашачысына “Корыч” фильмнары зур экраннан тагын да тәэсирлерәк булып күренде. Тамашачы мәдәният йортында, зур экранда шушындый фильмнар, татар кинолары тагын да күрсәтелсен дигән теләктә калдылар.
31 август көнне Айдар авыл китапханәчесе “Мәңге нур чәч, Татарстаным!” исеме белән поэтик сәгать уздырды. Балалар республикабыз шагыйрьләренең шигырьләрен яратып укыдылар.