В настоящий момент в кадастре республики содержатся 307 границ зон санитарной охраны. Они устанавливаются для водных объектов, используемых для целей питьевого и хозяйственно-бытового водоснабжения. В них действует особый режим, который призван защитить источники, а также территории, на которых они расположены от загрязнения.
1 сентябрь көнне Ямбулат авылы китапханәсендә бөтенроссия бәйрәме - "Белем көне" уңаеннан "Кеше тормышында белемнең әһәмияте" дип исемләнгән, яшь буынга тормышта үз урыннарын дөрес сайлауда булышу максатыннан, китапханәгә экскурсия үткәрелде.
4 сентябрь көнне Әбде авылы китапханәсендә китапханәчесе һәм мәдәният йорты директоры тарафыннан Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануга 73 ел тулуга багышланган хәтер сәгате үткәрелде. Балаларга бу сугышның тетрәндергеч вакыйгалары турында презентация күрсәтелде. Шулай ук 1945 елның 6 августында Япониянең Хиросима һәм Нагасаки шәһәрләрендә булган фаҗига –атом бомбасына тотулары турында искә төшерелде. Хәтер сәгатенең максаты – балаларга планетаның киләчәге алар кулында икәнлегенә төшендерү булды. Балаларга соңыннан кәгазь торналар ясарга тәкъдим ителде.
2 нче сентябрь көнне “Терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне” уңаеннан күргәзмә буенча күзәтү уздырылды. Китапханәче куркыныч хәлләрдән ничек сакланырга кирәклеге, һөҗүм итүдән, талаудан һәм көчләүдән котылу чаралары турында сөйләде. Терроризмның нәрсә икәнлеген, нинди саклык чаралары күрергә кирәклеген аңлатты.
Чараның максаты булып, әтисе яки әнисе алимент түләдән баш тартучы балигъ булмаган балалы гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү иде. Чарада район прокуратурасы, социаль яклау, “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, опека хезмәткәре һәм юрист катнашты. Ярдәм сорап килүчеләр бушлай юридик ярдәм күрсәүдән бик кәнагәть калдылар.
Менә тагын җәйләр узды һәм сагынып көтеп Белем бәйрәме килеп җитте. Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр бакчага баручы бала да, әти-әниләр дә.
Безнең Шәтке балалар бакчасының балалары да шатланышып, кулларына матур чәчәк бәйләмнәре тотып узләренең яраткан тәрбиячеләрен бәйрәм белән котларга килделәр.
Барлык укытучыларны, укучыларны,тәрбиячеләрне Белем бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сезгә барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм изге максатларыгызның тормышка ашуын телибез.
Терроризмга каршы кѳрәшкә теләктәшлек кѳне 2004 елныӊ 1-3 сентябрендә булган «Беслан фаҗигасе» вакыйгалары белән бәйле. Шул уӊайдан бүген мәктәбебездә хәтер дәресе үткәрелде. Тарих укытучысы Д.Х.Зайнетдинова презентация аша укучыларны «Беслан фаҗигасе» хроникасы белән таныштырды. Әлеге вәхшилек кешелек тарихында балаларга карата кылынган терактларныӊ иӊ зурысы. Аны онытырга безнеӊ хакыбыз юк.
Район мәдәният йортыннан бәйрәмдә «Сандугач» гармунчылар ансамбле дә катнашты.