Балалар иминлеген саклау максатыннан, республикабызда “Балалалар куркынычсызлыгы”, “Игътибар-балалар!” айлыгы, “Экстремизмга-юк!” декадасы бара. Олы Мишә урта мәктәбендә дә, бу айлыкларга кушылып, план төзелде һәм шул план нигезендә төрле чаралар үтә. Һәр укучыда яктырткыч элементлар булдырылды, юл йөрү кагыйдәләрен үтәүне максат итеп куелды. Терроризм, экстремизмга каршы профилактика максатыннан сыйныф сәгатьләре үтте. Мәктәбебездә балалар иминлеген саклау – безнең төп бурыч.
Кызганычка каршы, алар әлегә күп түгел. Нәниләр, кемдер кыюсыз, ә кемдер ,киресенчә, батырларча балалар бакчасы, аның хезмәткәрләре, яңа уенчыклар һәм бер-берсе белән кызыксынып таныша башлады. Балаларның көйсезләнеп һәм елап утырырга вакытлары юк, чөнки аларны таныш булмаган һәм кызыклы тирәлек чорнап алган. Әлбәттә, яңа балаларга көн тәртибенә һәм яңа кагыйдәләргә ияләшер өчен күпмедер вакыт кирәк булачак, әмма бакча хезмәткәрләре бу чорны авырлыкларсыз үткәреп җибәрү өчен кулдан килгәнне эшлиячәкләр, шуңа күрә яңа тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары тыныч булсыннар.
Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Экстремизмга юк дибез!” исемле әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында укучыларга террорчылыкның мәгънәсе, аның сәясәт белән бәйләнгәнлеге, бу актларның халыкны куркыту, күпләп юк итү максатыннан оештырылуы турында сөйләнде. Экстремизм һәм терроризм – бөтен кешелек дөньясына каршы юнәлгән җинаятьчелек.
Террорчылык һәм экстремистлык күренешләренә каршы көрәш мәсьәләләре хәзерге вакытта аеруча мөһим . Әлеге төр явызлыкка юл куймау – дөнья җәмәгатьчелегенең иң зур һәм катлаулы бурычларының берсе. Шул уңайдан Олы Мәтәскә китапханәчесе, килгән китап укучыларына терроризм турында мәгълүмат бирү өчен ,“ Тероризмга каршы бергәләп”дип исемләнгән папка эшләде. Папка үз эченә балаларда террорчылык һәм экстремистлык кебек куркыныч күренешләргә каршы тискәре караш тәрбияләүгә, андый куркыныч хәлләргә юлыкмас өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәклеге турындагы мәгълүматларны алды.
Китапханәче “Хыялый балачак ” берләшмәсенә йөрүче балалар өчен 4 сентябрь көнне “Син дару үләннәрен беләсеңме?” дип исемләнгән информация сәгате үткәрде. Бу сәгатьнең максаты: балаларны дару үләннәрен куллану һәм дөрес җыю турындагы белемнәрен тулыландыру һәм үзеңнең сәламәтлегеңә сак караш тәрбияләү. Дару үләннәреннән күргәзмә төзеп, укучыларга тәкъдим ителде. “Бакчадагы дару үләннәре” дигән китаптан бик күп мәгълүмат алынды.
4 сентябрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә Тимерханов Л.Н. катнашында укучылар өчен куркынычсызлык дәресләре үтте. Шулай ук педагогик хезмәткәрләргә янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелде.
4 сентябрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә, “ Баларга яктыртучы элементлар” профилактик акциясе кысаларында, сыйныф сәгатьләре уздырылды. Сыйныф җитәкчеләренең бурычы, укучыларга әлеге элементларны кулланунын кирәклеген һәм ничек кулланырга икәнлеген анлату иде. Укучылар янадан барлык юл йөрү кагыйдәләрен дә искә төшерделәр.
3 нче сентябрь – Терроризмга каршы бердәм көрәш көне буларак билгеләп үтелде. Шуңа атап мәктәптә Бесланда һәлак булганнарга багышланган линейка үткәрелде. Бесландагы трагедия беркайчан да кабатланмасын. Сугышлар булмасын!
Укучыларны һәм укытучыларны янгын куркынычсызлыгы белән тәэмин итү өчен, белем бирү йортларында мондый чаралар үткәрү аеруча әһәмиятле. Өйрәнү эвакуациясен үткәрү барышында, балалар да, өлкәннәр дә мәктәп бинасыннан тиз генә чыгып китә алуларын күрсәттеләр.
2018 елның 4 сентябрь көнендэ Орымширмә авылында яшәүче тыл ветераны Солтанова Сәидә Солтан кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Сәидә апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.