Китап белән дус булганның һәр ягы була күркәм. Чара барышында күргәзмәдәге китапларга күзәтү ясалды, китаплар хакында кыскача мәгълүмат бирелде. Китап сөючеләр фикер алышты, яңа китаплар белән якыннан танышты.
Балалар күп кенә шагыйрьләр, рәссамнар һәм композиторларның, көз турында искиткеч әсәрләр иҗат итүләрен белделәр, көз билгеләре турында кызыклы мәкальләр, табышмаклар искә төшерделәр.
Исегезгә төшерәбез, урып-җыю эшләре алдыннан район хакимияте тарафыннан урып-җыю эшләре вакытында сыйфатлы һәм нәтиҗәле хезмәт куйган комбайнчыларга премия бирү турында Нигезләмә эшләнгән иде. 5 август көнне бертөркем комбайнчыларга әлеге акчалата премия сертификатлары тапшырылды. Аны ияләренә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдиновлар тапшырды. Әлеге рәсемдә сез җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте комбайнчылары Ренат Гатауллин, Илһам Мөҗипов һәм Ринат Гариповка акчалата премия сертификатларын тапшырган вакытны күрәсез. Әлеге комбайнчылар бик озак еллар дәвамында игеннәрне сугуда эшлиләр, хезмәт күрсәткечләре бик югары, район комбайнчылары арасында беренче өчлектә баралар. Муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм акчалата премия сертификатлары алга таба да комбайнчыларга һәм игенче-механизаторларга өч көн саен биреп барылачак.
Активисты школы, участники РДШ провели собрание для родителей 6-7 классов. Тематика «Классного собрания» была посвящена Году добровольчества в РФ, волонтёрским проектам и деятельности РДШ. Мероприятие началось с яркого, позитивного представления команды активистов, затем родители посмотрели ролик о РДШ, а ведущие (педагог-организатор Фархуллина И.Ш. и ученица 6 класса Муртазина Г.Р.) рассказали о работе, которая ведётся в школе по каждому направлению РДШ. Более подробно коснулись добровольчества и волонтёрских проектов. Родителям было предложено подискутировать на тему «Почему добровольчество – это важно?» и разработать оригинальную идею добровольческой акции. Родители активно участвовали в данном мероприятии. Им удалось разработать несколько проектов: "Твори добро во благо другим (помощь одиноким и пожилым сельчанам)". Завершилось собрание гимном РДШ.
2018 елның 4 сентябрь көнендэ Орымширмә авылында яшәүче тыл ветераны Солтанова Сәидә Солтан кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Сәидә апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
Анда 2 сыйныф укучылары чакырылган иде. "Әдәпле булу серләре" дигән темага әңгәмә үткәрелде. Дусларга, укытучыларга, әйләнә-тирә кешеләргә кагылышлы этикет кагыйдәләре белән таныштылар. Балалар яңа китаплар карадылар, күп кенә балалар язучылары турында белделәр һәм өйләренә укырга китаплар алдылар.
Әлеге күгәзмәдә “Бал корты һәм Шөпшә”,”Мактанчык чыпчык”,”Чыпчык белән Тыйнак Сыерчык”, “Бикбатыр белән Биккуркак”, “Ана әкиятләре”, “Сертотмас Үрдәк” әкиятләре урын алды.
Анда түбәндәге сораулар буенча фикер алышулар булды:җәйге чорга анализ,яңа уку елына әзерлек,яңа уку елына еллык план , эш графигы, перспектив планнар, мәктәп белән эшчәнлек планы, көнлек режим, шөгыльләр расписаниесе. Тәрбия эшләре буенча яңа уку елына максатлар һәм бурычлар куелды.
Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү- заманыбызның иң актуаль мәсьәләләренең берсе. Бу юнәлештә безнең Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында даими рәвештә эш алып барыла. Бүген дә шөгыльләр юл йөрү кагыйдәләренә, аларны тагын бер кат искә төшереп үтүгә, белгәннәрне ныгытуга багышланды. Килгән кунакларыбыз да бар иде, алар- “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет оешмасының Саба бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н., полиция лейтенанты, Теләче районы буенча ЮХИДИ начальнигы Каримуллин И.Х.һәм район тәрбиячеләре. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Исхакова Л.Ф. һәм Сабирҗанова Л.М. “Светофория иле” темасына чара уздырдылар. Әлеге чараның максаты бик җитди: балаларны юл билгеләрен аера белүне, юлда хәвефсезлек кагыйдәләрен өйрәтүне дәвам итү; юлларда күзәтүчәнлекне, игътибарлыкны, мөстәкыйль фикерләүне үстерү; урамда, җәмәгать транспортында, торак зоналарда үз-үзеңне тоту мәдәниятен тәрбияләү. Ягафарова Г.Н. балаларга җәяүлеләрнең юлда йөрү үзенчәлекләрен, транспортта үз-үзеңне тоту күнекмәләрен тагын бер кат искә төшерде, соңыннан истәлекле бүләкләр тапшырды .
Укучыларыбызга агымдагы елның август һәм сентябрь айларында китапханәгә кайткан яңа китаплардан "Китапханәдә яңа китап" күргәзмәсе тәкъдим ителде.Абонемент күренекле язучыларның яңа китаплары белән тулыланды.