Газетада август аенда үткәрелгән мәдәни чаралар яктыртылды, шулай ук 30 август - Республика көне булу уңаеннан күп урын шул темага бирелде. Чыгарылган газеталар китапханәгә килгән газета –журналлар янында җыелып бара. Килгән һәр кеше аның белән таныша ала.
3 сентябрьдә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне уңаеннан Алан авылы китапханәсендә, җәмгыятьтә зур куркыныч тудыручы экстремизм һәм терроризм төшенчәсе белән якыннанрак таныштыру максатыннан, “Без терроризмга каршы”дип исемләнгән информация почмагы оештырылды. Күргәзмәдәге материаллар терроризм һәм экстремизмны тудыручы сәбәпләр һәм аларга каршы көрәш ысуллары белән танышырга ярдәм итә.
Хәзерге вакытта китапханә алдында балаларны китапка тарту, китап укуга кызыксыну тәрбияләү, китап укучыларның киләчәген формалаштыру бурычы тора. Мондый эшне иртәдән башларга кирәк. Шулай ук сабыйларны китапларны сакларга һәм бәяләргә, алардан дөрес файдаланырга, үзеңне китапханәдә тотарга өйрәтү дә мөһим. Китаплар белән якыннан танышу-ул яңа, тылсымлы һәм гаҗәеп кызыклы дөнья ачу. Китапка мәхәббәт кечкенәдән үк башлана. Балалар-иң рәхмәтле, игътибарлы тыңлаучылар һәм актив укучылар. Шуңа күрә бүген мәктәпкәчә учреждениеләрнең китапханәләр белән бәйләнеше бик мөһим.
Бакчага йөрүче нәниләр белән “паровозга утырып” сәяхәтә булганнар, “юлда” барганда юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп, кызыклы уеннар уйнаганнар.
3 нче сентябрь көнне Теләче урта мәктәбендә “Пожар булган очракта һәм гадәттән тыш хәлләр вакытында мәктәп коллективын эвакуацияләүне оештыру” дигән темага өйрәнү эвакуациясе үткәрелде. Укучылар һәм укытучылар алдында, пожар вакытында үз – үзеңне тоту, дөрес эвакуация ясауны аңлатып, Теләче муниципаль районында гражданнар оборонасы буенча әйдәп баручы консультант О.Б. Хомченко чыгыш ясады. Мәктәп директоры Р.Р. Назипов балаларны гадәттән тыш хәлләр вакытында , пожар булган очракта эвакуация ясарга өйрәтүне системалы рәвештә дәвам итәргә кирәклеген искәртте.
Халкыбызның гореф- гадәтләре, йолалары, тормыш - көнкүреш чагылышы тапкан бу уеннар балаларда өлгерлек, тапкырлык, ярдәмләшү, шулай ук кешелеклелек, шәфкатьлелек, сабырлык һәм башка күркәм сыйфатлар тәрбияли.
Әңгәмәнең максаты: укучыларны китап культурасы дөньясына тарту иде. Биредә Лев Николаевич Толстойның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырылды; язучының әсәрләренә һәм андагы геройларга карата кызыксыну; әдәби әсәргә эмоциональ мөнәсәбәт формалаштырылды. Ахырдан әңгәмәдә катнашучыларга авторның тормыш юлы һәм иҗатының төп этаплары турында мәгълүмат тупланган буклетлар таратылды.
6 сентябрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Яктылык чагылдыручы элементлар” дигән темага тәрбия сәгатьләре уздырылды. Әлеге чараның максаты – балаларны юл хәвефеннән саклау. Фликерларны һәм ябыштырып куелучы наклейкаларны файдалану юлда балаларның травма алу куркынычын 6 тапкыр киметә. Кече яшьтән юл йөрү кагыйдәләрен белеп үсү кешенең киләчәк тормышын да хәвефсезлек белән тәэмин итә.
Концерт мәдәният йорты, музей һәм китапханә хезмәткәрләре катнашында авыл тарихын, мәдәният һәм рухи үсешне өйрәнү максатыннан күчмә чаралар үткәрү планы кысаларында оештырылды.