Менә шундый хәлләр килеп чыкмасын өчен безнең балалар бакчасында даими рәвештә эш алып барыла. Балалар белән юл йөрү кагыйдәләренә багышланган әңгәмәләр, конкурслар үткәрелә. Бездә кунакта “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет оешмасының Саба бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н. булды. Балалар белән “Синең дустың - светофор” темасына чара узды. Әлеге чараның максаты: балаларны юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга, үтәргә кирәклеген, юл билгеләрен аера белүне, урамда бер-берсенә карата игътибарлы, ярдәмчел, әдәпле булуларын тәрбияләү. Ягафарова Г.Н транспортта үз-үзеңне тоту күнекмәләре, балаларга җәяүлеләрнең юлда йөрү кагыйдәләре турында сөйләде, соңыннан истәлекле бүләкләр тапшырды .
Безнең вакыт-фән, техника казанышлары, искиткеч ачышлар вакыты. Әмма барлык кеше белән булдырылган могҗизалар арасында, иң катлаулы һәм бөек булып китап тора. Китапта кешелекнең гаять зур рухи дөньясы тупланган. Китап-кешеләр, халыклар, буыннар аралашуының иң универсаль чарасы. Аны моңарчы күрелмәгән илләргә, үткәннәргә, киләчәккә һәм хәзергегә сәяхәт кылырга мөмкин булган бердәнбер машина вакыты дип атыйлар...
6 сентябрь көнне тәрбиячеләр, зурлар төркеменә йөрүче балалар белән район мәдәният йортында урнашкан район балалар китапханәсенә, экскурсия оештырдылар. Экскурсия алдыннан тәрбияче Дәүләтшина Р.Н. балалар белән китапханә турында әңгәмә оештырып, анда эшләүчеләр, китап укучылар, анда нәрсәләр барлыгы турында әңгәмә уздырды.
Балаларны китапханәчеләр бик җылы каршылады. Алар балаларга китаплар белән тулы киштәләрне, китапларның картотекасын күрсәттеләр. Балалар язучылары һәм аларның китаплары белән таныштылар. Китапханәдә кирәкле китапларны ничек табарга кирәклеге турында балалар белән әңгәмә үткәрелде.Уен формасында китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Кызыклы экскурсия үткәргәннәре өчен китапханә хезмәткәрләренә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Эшләрендә зур уңышлар телибез!
2018 елның 7 сентябрендә Әбде авыл китапханәсендә Эдуард Аркадьевич Әсадовка (1923– 2004), шагыйрь һәм прозаик, Советлар Союзы Герое, яшьлектән күзләрне югалткан, әмма үз эчендә яшәргә һәм халык өчен иҗат итәргә бөтен көчен югалтмаган кешенең рухи көче һәм батырлыгы буенча шигърият сәгате узды. Шагыйрьнең биографиясендәге төп вакыйгалары, эчтәлекле презентациядә күрсәтелде.
Күргәзмәдә яңа китаплар, хикәяләр, повестьлар, әкиятләр, шигырьләр урын алды, китап күргәзмәсе буенча күзәтү һәм тәкъдим итү әңгәмәсе уздырылды.
Безнең мәктәптә грипп профилактикасына аерым игътибар бирелә. 7 сыйныф җитәкчесе Хөсәенова Р.Г. укучыларга грипптан саклану чаралары турында сөйләде. Аннан саклануның иң ышанычлы юлы – санитар-гигиена нормаларын төгәл үтәү. Эпидемия вакытында кеше күп йөри торган урыннарда йөрмәскә, авырулар белән контактка кермәскә, җиләк-җимешләрне күбрәк ашарга.
Башлангыч сыйныф укучылары террактларсыз һәм сугышларсыз дөньяны ничек күрүләре турында рәсем ясадылар. Күргәзмәнең максаты : агрессия һәм көч куллануның һәр төренә кире караш, башка милләт вәкилләренә толерантлык ,яшьбуында кешелекле мөнәсәбәт һәм патриотизм тәрбияләү.
Чираттагы китапханә гәҗитенең 2018 нче елда 7 нче һәм 8 нче саннары дөнья күрде. Бу гәҗиттә - китапханә эшчәнлеге, анда оештырылган төрле чаралар, кичәләр, кызыклы конкурслар яктыртылды.
Балалар күп кенә шагыйрьләр, рәссамнар һәм композиторларның,көз турында искиткеч әсәрләр иҗат итүләрен белделәр, көз билгеләре турында кызыклы мәкальләр, табышмаклар искә төшерделәр.
Терроризм һәм экстремизмны булдырмау максатыннан мәктәпләрдә, мәдәният учакларында , төрле җәмәгать урыннарында чаралар үткәрелә. Шәтке авылы мәдәният йортында да терроризм һәм экстремизмга каршы чаралар еш алып барыла. Китап укучылар белән җитди әңгәмәләр үткәрелә.Әңгәмәләр вакытында памяткалар өләшенә. Һәрдаим "Терроризм угроза обществу"дигән стенд, "Үзеңнең һәм башкаларның тормышын сакла" дигән ярдәмче папкалар эшли. 3 сентябрь көнне мәктәп белән берлектә Бесландагы терактның 4 еллыгына багышланган искә алу кичәсе үткәрелгән.