Шулай ук, бу бина эчендә китапханә дә урын алган.
Аның иҗаты белән таныштык, «Юность», «Филиппок», әсәрләрен кычкырып укуны оештырдык.
Максабаш авылы мәдәният йортында да спорт белән бәйле чаралар даими үткәрелеп тора.Балалар белән бер рәттэ авыл яшьләре дә спорт уеннарында бик теләп катнашалар.Үзара ярышлар да читтә калмый, һәркем үз көчен сынап карарга тырыша. Шахмат шашка кебек уеннарда Котдусова Алмазия, Солтанов Илсаф, Давлетшина Азалияләргә тиңнәр юк.
Җәй - әйбәт вакыт. Бигрәк тә балалар өчен. Нәкъ менә җәй көне күп йөрергә, яраткан эшең белән күбрәк шөгыльләнергә, яңасын белергә, кунакка йөрергә һәм кунаклар кабул итәргә була. Ә җәй көне күп кенә егетләребез әти-әниләре белән бергә сәяхәт иткәнлектән, безнең китапханәдә «Мин җәйне ничек үткәрдем» дигән бәйге старт алды. Бу бәйге турында игълан иткәч, күп кенә балалар үткән җәй хатирәләре турында һәм көз килеп җитү турында рәсемнәрен алып килә башладылар. Алар үзләренең барырга туры килгән урыннары турында тәэсирләрен дә сөйлиләр.
Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә грипп профилактикасына аерым игътибар бирелә. Авыл фельдшеры укучыларга грипптан саклану чаралары турында сөйләде.Аннан саклануның иң ышанычлы юлы – санитар-гигиена нормаларын төгәл үтәү. Эпидемия вакытында кеше күп йөри торган урыннарда йөрмәскә, авырулар белән контактка кермәскә, җиләк-җимешләрне күбрәк ашарга.
Иҗтимагый мохиттә террорчылык һәм экстремистлык күренешләренә каршы көрәшнең төп юнәлешләренең берсе булып аларны профилактикалау тора. Яшьләрдә һәрвакыт толерантлы дөньяга караш, аларның милләтенә, диненә, социаль, мөлкәти хәленә һәм башка шартларга бәйсез рәвештә, барлык кешеләргә карата түземле мөнәсәбәт тәрбияләргә кирәк.
7 сентябрь көнне Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре терроризм һәм экстремизм идеологиясенә каршы көрәш декадасына кушылдылар, "Без терроризмга каршы"дип исемләнгән диспут-әңгәмә әзерләделәр һәм үткәрделәр.
Әлеге очрашуның максаты – балаларны юл хәвефләреннән саклау, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү. Шулай ук караңгы вакытта наклейкалар файдалану юлда травма алу куркынычын берничә тапкыр киметә икәнлеген аңлатылды. Очрашу файдалы һәм мавыктыргыч булды. Укучылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга да җавап алдылар.
Бу истәлекле дата Бесландагы фаҗигале вакыйгалар белән бәйле.
7 сентябрь көнне, Айдар авыл китапханәсендә, терроризм һәм экстремизмга каршы көрәш проблемасына багышланган «Уяу булыгыз! Терроризм әле җиңелмәгән» дип исемләнгән мәгълүмати күргәзмә төзелде.
Шулай ук яшьләр белән «Без - террорга каршы!» дигән темага әңгәмә уздырылды. Китапханәче экстремизм һәм терроризм, бер-береңә карата толерант мөнәсәбәт турында сөйләде.