9 сентябрь көнне Л.Н.Толстойның тууына 190 ел тулды. Бөек рус язучысы Казанда укыган, гомумән рус язучысының Казан белән бәйле истәлекләре шактый. Шуңа да 2018 елны Татарстан президенты Толстой елы дип атады. Әлеге уңайдан Шәтке авылы китапханәсендә дә “2018 ел – Татарстанда Л.Н.Толстой елы” дип исемләнгән стенд эшли.
Ул язган "Три медведя", "Сказка об Иване-дураке и его двух братьев" һәм башка әкиятләрне балалар бик яратып укый. 9 август көнне, Л. Н. Толстойның туган көне уңаеннан, Казаклар авылы китапханәчесе балалар белән Толстой иҗаты буенча сәяхәт итте, аның әсәрләрен кычкырып уку үткәрде. Сәяхәт барышында “Книги Л.Н. Толстого для детей” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү үткәрелде.
Китапханәче балаларны язучының биографиясе белән таныштырды. Укучылар язучының "Филипок","Косточка" китабыннан өзекләрне укыдылар, укыган әсәр буенча әңгәмә үткәрделәр.
8 сентябрьдә Теләчедә “Хезмәткә һәм саклануга һәрвакыт әзер!” җәйге фестивальнең муниципаль этабы үткәрелде. Безнең мәктәптән әлеге ярышта 4 укучы катнашты. 11 сыйныф укучысы Гильманов Әлфис бишенче баскыч җиңүчесе дип танылды. Әлфисне зур җиңүе белән котлыйбыз, алдагы тормышында зур уңышлар телибез!
Фестивальдә Субаш авыл клубында эшләп килүче «Нардуган» керәшен фольклор ансамбле дә уңышлы чыгыш ясадылар, алар дипломга һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар.
Авыл халкы бу бәйрәмне озак көтте, чөнки иске бина кулланылышка яраксыз иде. «Авыл клубы» Республика программасына нигезләнеп авыл халкы бүген заманча мәдәният учреждениелы булды.
Күргәзмәдә матурлыкка дан җырлаучы язучыларыбыз һәм шагыйрьләребезнең иҗат җимешләре - китаплары куелды. Китап күргәзмәсе янында китап укучыларга әңгәмә уздырылды, аларга матурлыкның нәрсә дә икәнлегенә аңлатма бирелде һәм шулай ук аларның фикерләре дә тыңланды.