Җыелыш барышында төрле темалар яктыртылды. Бакча мөдире Габдулхакова Г.В. һәм мөдир урынбасары Сафина Е.В. ата-аналарны яңа уку елында балалар бакчасында куелган бурычлар, планнар,узган уку елында ирешкән уңышлары белән таныштырдылар. Район ЮХИДИ бүлегенең полиция өлкән лейтенанты - Каримуллин И.Х әти-әниләр алдында балалар травматзмын кисәтү турында доклад белән чыгыш ясады. Ул автокреслоны ничек сайларга кирәк булуы турында җентекләп сөйләде һәм өлкәннәрне һәрвакыт куркынычсызлык каешларын файдаланырга, моның белән кечкенә пассажирларга үрнәк күрсәтергә чакырды. Шулай ук киемдәге яктылык кайтаргыч элементлар турында сөйләде. Шафкать туташы Билалова Э.Х. әти- әниләр алдында «Грипп һәм аны кисәтү» дигән темага чыгыш ясады. гомуми ата-аналар җыелышында район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Саетова А.Н да катнашты.
Шулай ук балалар әти-әниләр алдында концерт номерларын күрсәттеләр.
Авыл халкы ремонтны күптән көтте, чөнки авыл клублары нык тузганнар иде. Бәйрәм чараларында район җитәкчелеге белән берлектә Казаннан килгән зур кунаклар да катнашты. Алар Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Разия Садыкова һәм Анастасия Исаева, Республика традицион мәдәниятне үстерү бүлеге җитәкчесе Рита Дедюлова. Депутатлар тарафыннан әлеге мәдәният учакларына материаль-техник хәлләрен яхшырту өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Минниханов исеменнән Сертификатлар тапшырылды.
8 сентябрь көнне Теләченең үзәк стадионында районның балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәге “Теләче” балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе, Башкарма комитетның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, “Олимп” яшьләр үзәге, ФОРПОСТ һәм районның ДОСААФ оешмасы белән берлектә мәктәп укучылары арасында “Хезмәткә һәм оборонага әзерлек” (ГТО) җәйге фестиваленең муниципаль этабын уздырды. Укучылар үзара ГТОның йөгерү, тартылу, мылтыктан ату, снарядны ераклыкка ату һәм башка төрләрендә көч сынаштылар.
2018 елның 10 сентябрь көнне Әбде авылында яшәүче тыл ветераны Иванова Мария Анисим кызына 95 яшь тулды. Шул уңайдан Мария апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Әбде авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
Балалар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, викторинада, әйтемнәр конкурсында актив катнаштылар. Әлеге чарага «Мин Лев Толстойны яңадан ачам»дигән китап күргәзмәсе оештырылган иде.
Алар биредә экспонатлар белән генә танышып калмады, ә ерак бабаларыбызның яшәү рәвеше, кәсебе һәм горыф-гадәтләрен өйрәнде. Районнан чыккан күренекле шәхесләр белән танышты.
Шул максаттан бүген безнең беренче балалар бакчасында балалар табиблары, шәфкать туташлары манту реакциясен ясадылар. Шәфкать туташлары балаларның тән температурасын үлчәп, сулыш юлларын тыңладылар, гомуми сәламәтлекләрен карадылар.
Максабаш башлангыч мәктәбе укучылары юлдагы иминлек кагыйдәләрен өйрәнүне дәвам итәләр. Бүген алар мәктәптә куркынычсыз маршрут схемасын өйрәнделәр. Башлангыч сыйныфлар юл тамгалары буенча төрле кызыклы уеннар уйнадылар, пазллар төзеделәр. Алар ярдәмендә укучылар транспорт төрләрен өйрәнделәр. Шулай ук укучылар "Азбука безопасности" исемендәге мультфильм карадылар.
8 нче сентябрь көнне Теләче авылы стадионында “ Готов к труду и обороне” дигән спорт фестивале булып үтте. Әлеге ярышларда Теләче урта мәктәбе командасы актив катнашты һәм сигез призлы урын яулады. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
Аның иҗаты белән таныштырылды, «Юность», «Филиппок», әсәрләре кычкырып укылды.