ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

11 сентябрь көнне Теләче урта мәктәбе  базасында  мәктәп директорлары һәм укыту – тәрбия эшләре буенча  директор урынбасарларының   эшлекле киңәшмәсе узды.  Киңәшмәне район мәгариф бүлеге  җитәкчесе   Н.В. Карпова алып барды.   Киңәшмәдә үткән уку елы буенча нәтиҗәләргә йомгак ясалды, яңа уку елына бурычлар куелды. Укучыларны олимпиадаларга әзерләү, дәүләт йомгаклау аттестациясе эше турында мәгълүмат бирелде.  Экстремизмга каршы эшне оештыру юллары турында полиция хезмәткәре И.Н. Зиннатуллин чыгыш ясады. Киңәшмәне мәгариф бүлеге җитәкчесе Н.В.  Карпова  йомгаклады.

Шул уңайдан Баландыш авыл китапханәсендә аның тормышы һәм иҗаты буенча әдәби сәгать үткәрелде һәм китап укучыларга «Зеркало русской души» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителде. Анда язучының тормышы һәм иҗаты турында материаллар, аның әсәрләренең төрле басмалары урын алды.

Ә шагыйрьләр, язучылар өчен урман – илһам чыганагы. Габдулла Тукайның Кырлай урманнары турында язганнары һәммәбезнең хәтерендә саклана. Без дә урманны бик яратабыз. Аның гүзәллеген, ямен мактарга берсеннән- берсе матур сүзләр эзлибез. 8нче сентябрьдән 14нче сентябрьгә кадәр Татарстанда “Урман атналыгы-2018” дигән акция бара.

 

8 сентябрь көнне Теләченең үзәк стадионында районның балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәге “Теләче” балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе, Башкарма комитетның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, “Олимп” яшьләр үзәге, ФОРПОСТ һәм районның ДОСААФ оешмасы белән “Хезмәткә һәм оборонага әзерлек” (ГТО) җәйге фестиваленең муниципаль  этабын уздырды.

 

Балалар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, викторинада, әйтемнәр конкурсында актив катнаштылар. Әлеге чарага «Мин Лев Толстойны яңадан ачам» дигән китап күргәзмәсе оештырылган иде.

Авыл халкы газета битләрендә яңа китаплар, үткәрелгән кичәләр, алга куелган планнар белән таныша алалар. Сезнең хозурыгызга китапханә газетасының яңа 2018 елга 8 санын тәкъдим итәбез. “Китапханә хәбәрләре” А4 форматында 4 битле булып чыгарыла. Китап укучыларыбызга газета бик ошый.

Бу дата 2004 елда Бесланда узган фаҗигале вакыйгаларга бәйләп билгеләнә. Бу көннән республикада "Экстремизмга-юк!" дип исемләнгән айлык старт алды. 7 сентябрь көнне Иске Җөри  авылы китапханәчесе Гильмутдинова Рузалия  укучылар белән «Беслан вакыйгалары кабатланмасын» дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Балаларга “экстремизм”, ”терроризм” төшенчәләрен аңлатты. Әңгәмә ахырында  балаларга презентация күрсәтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International