ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Эчкечелек – замана чире, ләкин физик авыру гына түгел, ә рухи авыру да. Шуңа күрә баланы яшьтән үк рухи һәм әхлакый яктан бай итеп тәрбияләргә кирәк. Мәдәни яктан гомуми үсеш, шул исәптән бала чактан ук музыкага тарту, рухи яктан баету зур әһәмияткә ия икәне яшьләргә төшендерелде.

Әлеге  уңайдан 11 сентябрь көнне Максабаш авылы мәдәният йортында, китапханәче белән берлектә,  Л.Н.Толстой шигырьләрен кычкырып уку сәгате үткәрелде. 

11 сентябрь көнне Теләче районы Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә Бөек рус язучысы Л.Н.Толстойга 190 яшь тулуга багышланган бердәм сыйныф сәгате узды. Укучылар үзләре әзерләгән презентация белән таныштырдылар.

Шул уңайдан Баландыш авыл китапханәсендә яшүсмерләр өчен «Мин аеклыкны сайлыйм» дигән әңгәмә-дәрес үткәрелде.

Алкоголь һәм алкоголь белән бәйлелек – җәмгыятьнең иң актуаль проблемаларыннан берсе. Ел саен алкоголь продукциясен куллану миллион кешенең үлеменә китерә. Аеклык көне эчкечелек проблемасын яктыртырга һәм эчмәгән кешеләрнең санын арттырырга тиеш.

Чара барышында  яшүсмерләр «алкогольгә тартылуда ничек каршы торырга? " "Халыкның шәхси аеклыгы илдәге алкогольне куллану белән бәйле хәлне ничек үзгәртә ала?" һәм "спиртлы эчемлекләрне беркайчан да кулланып карамаска?» дигән сорауларга җавап бирделәр.

Әлеге чараның максаты укучыларны алкогольнең модада түгел, шәп тә түгел, ә бәлки сәламәтлек өчен бик зарарлы һәм куркыныч булуы белән таныштыру иде.

Музей хезмәткәрләре балаларны бик җылы каршы алды. Алар балаларга Теләче авылы турында сөйләделәр, аннан соң музей буенча экскурсия уздырдылар, балаларга музей экспонатларын: сугыш орденнарын, көнкүреш предметларны, картиналарны, милли костюмнарны карау мөмкинлеге бирделәр. Малайлар һәм кызлар барлык экспонатларны да бик зур кызыксыну белән карадылар. Кызларны чәйникләр, кабалар, утүкләр, бишек  кызыксындырса,  малайларга солдат баш киемнәре һәм костюмнары, көянтә, картиналар ошады.  Экскурсиядән соң балалар тәрбиячеләр белән ял паркында булып, анда Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларны искә алдылар. Мондый экскурсияләр балаларга патриотик һәм туган якка мәхәббәт хисе тәрбияли һәм туган авылы тарихы белән тирәнтенрәк танышу мөмкинлеге бирә.

2018 елның 3-13 сентябрь көннәрендә барлык учреждениеләрдә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган терроризм һәм экстремизм идеологиясенә каршы көрәш декадасы уза. Декада кысаларында Ямбулат авылы китапханәсендә "Терроризм - кешелек дөньясына куркыныч янау", "Терроризм - хәзерге дөньяның төп янавы" темаларына әңгәмәләр, күзәтүләр үткәрү планлаштырылган. Китапханәче укучыларга терроризмның куркынычлыгы турында тагын бер кат искә төшерде. Хәзер әлеге дөньякүләм афәткә каршы көрәш өчен җәмгыятьнең берләшүе кирәк.

Безнең Шәтке балалар бакчасында белем бирү,хезмәт тәрбиясе белән бәйләнеп бара. Зурлар төркеменә йөрүче балалар, тәрбияче апалары белән чәчәк орлыклары җыйдылар,орлыкларны киптерергә коры урынга урнаштырдылар.Киләсе уку елында да бакчабыз чәчәккә күмелер дип ышанабыз.

Һәр класс  табигатькә багышланган чаралар үткәрә.  11 сентябрь көнне, 7 класс укучылары «Урман - безнең дустыбыз» дгән экологик чара үткәрделәр.  Бу чарада алар урманның файдасы турында сөйләделәр, аңа нинди куркыныч янавын  ачыкладылар һәм  урманнарны саклау өчен нәрсәләр эшләнергә тиеш икәнне билгеләделәр. 

Терроризм – это не стихийное бедствие, за ним стоят вполне конкретные люди. Их главная цель - поссорить между собой наши народы.  Террористы придумали много способов привлечения в свои ряды молодежи. Чтобы предотвратить это, работники культуры с. Большие Метески 9 сентября  провели беседу с молодежью с названием               “Терроризмга нәфрәт”.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International