24 август көнне Җәлилчеләрне искә алып Баландыш авылы китапханәсендә «Онытмадык,мәңге онытмабыз, алар батырлыгы турында...», дигән батырлык дәресе уздырылды.Шулай ук катнашучылар игътибарына «Алар батырлыгы үлемсез”дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Үзенең аяусыз һәм катылыгы буенча, аңа тиңнәр юк.23 нче август көнне Баландыш авыл китапханәсендә шул уңайдан хәтер сәгате уздырылды һәм газета чыгарылды.
24 август көнне Ямбулат авылы китапханәсендә Җәлилчеләрне искә алу көне якынлашу уңаеннан "Җәлил эзләре буйлап" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде.
Каһарманлык, туган иленә, ватанына,милләтенә бирелгәнлек татар халкында буыннан - буынга, гасырдан гасырга күчеп, сакланып килә. Татар кешесе яшәү белән үлем арасында калганда да, икеләнеп, югалып калмый, үз җанын фида кылу бәрабәренә кешелекне таң калдырырлык хәлиткеч адымнар ясый, йөрәкләрне тетрәндерерлек батырлыклар эшли. Фашист тылында милләттәшләрен бер йодрыкка туплап, немецларга каршы яшерен оешма төзегән, моның өчен үлемгә хөкем ителеп, гильотинадан үткәнче ялкынлы шигырьләр язган Муса Җәлилне телгә алу да җитә.
Балаларга Россия дәүләте символларының берсе буларак флагның барлыкка килү тарихы һәм раслануы турында сөйләнелде. Алар һәр илдә символның өч бердәмлеге - герб, флаг, гимн барлыгы турында белделәр. Чара дәүләтнең символлары турында шигырь уку белән тәмамланды.
Шул вакыйгага багышлап Урта Мишә авыл китапханәсендә “Җәлилчеләр рухы мәңгелек” исемле китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәгә патриот шагыйрь М.Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында булган китаплар куелды. Җәлил һәм аның көрәштәшләренең исемнәре – безнең йөрәк түрендә.
Әлеге бәйрәмдә Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия дә катнашты. «Көзге муллык» конкурсына күргәзмә өстәле әзерләнде.
Олы Мәтәскә китапханәсендә дә бу көн “ Батырлар елмаеп үлделәр”дигән исем астында искә алынып үтте. Китапханәче укучыларга кыскача каһарман шагыйрь Муса Җәлил һәм аның тугрылыклы көрәштәшләре турында сөйләде. “ Моабит дәфтәрләре ”китабы белән таныштырды. Еллар үтсә дә җәлилчеләрнең батырлыклары мәңге онытылмас.
Чара барышында “Батырлар елмаеп үлделәр” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясалды. Максат итеп укучыларда тотрыклы патриотик, югары рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләү куелды. Китапханәче үзенең чыгышында җәлилчеләр турында сөйләде. Укучылар М.Җәлилнең үзләре өйрәнгән шигырьләрен искә төшерделәр.
Бу күргәзмәдә Татарстанның башкаласы – Казан турында китаплар урын алды.
Авылыбызның кул эше осталарының эшләнмәләреннән һәм “Көзге муллык” күргәзмә өстәлләре әзерләнде.