ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2018 ел
җомга

Россия Федерациясе дәүләт флагы көнен бәйрәм итү кысаларында Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә тарихи сәгать узды.  Бу чараның бурычы: укучыларның тарихи белемнәрен киңәйтү, дәүләт символларын популярлаштыру, балаларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү.

22 август - Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне. Бүген (22 август) бу көн Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә дә билгеләп үттелде. Китапханәче укучылар белән әңгәмә үздырды. Ул укучыларга флагның кайчан барлыкка килүен, төсләрнең нәрсә аңлатуын, башка флаглар янында кайда һәм ничек урнаштырылуы турында аңлатма бирде.  Бу чарадан укучылар бик күп мәгълүмат алдылар.

Авылда иң матур бакчасы дип Максабаш авылында яшәүче Сөнгатуллиннар гаиләсе танылды.

Шул уңайдан Максабаш авылы китапханәсендә укучылар белән «Россия флагы көне» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.

Әлеге көн уңаеннан, Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре, тематик чара үткәрделәр. Бу чарада Россия символы тарихы  сөйләнде, балалар флаг төсләре  һәм аларның әһәмияте турында күп кенә   мәгълүмат алдылар.

Бу көнне китапханәгә килгән китап укучылар Россия флагы төсләре турында мәгълүмат алдылар. Шулай            ук бу көнне китапханәдә «Белый, синий, красный цвет – символ славы и побед» исемле күргәзмә дә эшләнде.

Әлеге көн бер яктан истәлекле булса, икенче яктан ватандашларыбыз алдында горурлык хисләре уята. Урта Мишә авыл китапханәсендә китап укучылар өчен “Россия Флагы – безнең горурлыгыбыз” исемле күргәзмә төзелде һәм китап укучыларга тәкъдим ителде. “Флаг России” исемле темага буклет ясалды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International