Бу бәйрәм гаилә бәйрәме, дуслык, туганлык бәйрәме. 22август көнне Шәтке авылында да әлеге бәйрәмне зурлап билгеләп үттеләр. Яңа гына ачылган “Шәткә бабай чишмәсе” ндә Шәтке авыл җирлеге хезмәткәрләре, китапханәче, мәдәният йорты директоры белән берлектә Корбан ашы үткәрелде.
Әлеге көн бер яктан истәлекле булса, икенче яктан ватандашларыбыз алдында горурлык хисләре уята. Традиция буенча бу көнне Шәтке авылы китапханәсендә “22 август Роосия Федерациясе Дәүләт флагы көне” дип исемләнгән рәсемле китап-күргәзмәсе эшләде. Китапханәче китап укучыларны әлеге күргәзмәдәге материаллар, Россия флагы тарихы белән таныштырып тора.
Россия флагының өч төсе - Ватаныбызның иң мөһим символларының берсе. Ак төс азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр - ышаныч һәм рухият, кызыл бөеклек һәм көч-куәт дигәнне аңлата. Шул унайдан 22 август көнне Субаш авыл китапханәсендә клуб белән берлектә Россия флагы көненә багышлап, балалар белән рәсем конкурсы үткәрелде
Шул уңайдан, Айдар авыл китапханәсендә “Илебезнең өч бизәге”дигән темага әңгәмә үкәрелде. Максаты: балаларны Россия флагы тарихы белән таныштыру һәм аларда патриотик хисләр тәрбияләү. Укучыларга флагның килеп чыгу тарихына кагылышлы һәм дәүләт символлары турында кызыклы фактлар турында сөйләнде. Шулай ук китапханәче халыкка флаг барллыкка килү тарихының кызыклы фактлары турында язылган мәгълүмати буклетлар да таратты.
Балалар Россия флагының тарихына кагылышлы викторина сорауларына җаваплар бирделәр.Кичә истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.
Чараның максаты: балаларда илгә карата патриотлык тәрбияләү. Соңыннан китап укучылар өчен белешмә-күргәзмәлек тәкъдим ителде.
Әлеге күргәзмәгә Россия гимны һәм гербы турында мәгълүматлар куелды.
23 август көнне Курс сугышындагы Җиңүгә 75 ел тулды. Шул уңайдан Теләче җирлекара китапханәсендә “Курск сугышында Җиңүгә75 ел” дип исемләнгән буклет эшләнде.Әлеге буклетта Курск дугасында булган бәрелешләр турында материаллар яктыртылды.